Тарих

ТАРИХ

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасының торгызылуы турында тарихи белешмә


 

2001-2004 еллар этабы      


 

2001 елга кадәр республикадагы төзелеш-монтаж эшләрен һәм төзелеш материалларын җитештерү сыйфатын контрольдә тотуның бердәм системасы булмаган, торак-граждани һәм сәнәгать төзелеше объектлары формаль төстә архитектура-төзелеш контроленең аерым-аерым инспекцияләре контролендә торган, төзелеш эшләре дәүләт экспертизасын үтмәгән проектлар буенча тормышка ашырылган. Нәтиҗәдә боларның барысы да төзелеш сыйфатының тулаем алганда начарлануына китергән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге турында”  2001 елның 26 сентябрендәге 688 номерлы карары белән, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге органнарының оешу-хокукый структурасын камилләштерү, биналар һәм корылмалар төзелешенең сыйфатын, ныклылыгын, биналарның һәм корылмаларның кулланылыштагы куркынычсызлылыгын  тәэмин итүне күзәтүне көчәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе оештырыла.


 

2004-2008 еллар этабы


 

2004 елның 29 декабрендә гамәлгә кергән РФ Шәһәр төзелеше кодексы, 190-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә беренче тапкыр “Дәүләт төзелеш күзәтчелеге” аңлатмасын кертелә, эшчәнлекнең предметы билгеләнә, аның тормышка ашырылышы өчен вәкаләтле органнар ачыклана һәм аларга торгызылучы биналарның һәм корылмаларның иминлеген, чыдамлылыгын һәм ныклылыгын тәэмин итү буенча җаваплылык өстәлә, Кодекс мондый органнарга РФ субъектларының махсуслашкан башкарма органнарын һәм (объектларның аерым категорияләре буенча) Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтне (Ростехнадзор) һәм аның территориаль идарәләрен кертә. Шул ук вакытта аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы һәм уникаль объектлар, мисал өчен, биеклеге 100 метрдан артып китүче корылмалар, атом энергиясе өчен кулланылучы объектлар, авиация инфраструктурасы һәм тимер юл транспорты инфраструктурасы объектлары, метрополитеннар һәм башка шундый объектлар да Ростехнадзор карамагына кертелә.


 

РФ Шәһәр төзелеше кодексын кабул итү артыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы эшчәнлегенең норматив-хокукый нигезен булдыру өстендә дә зур эш башкарыла: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Россия Федерациясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге турында” 2006 елның 1 февралендәге 54 номерлы карары белән дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыруның тәртибе билгеләнә, дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып баруның кайбер административ процедураларын җентекләүче Кулланма документлар эшләнә.

Бу юнәлештәге эш төбәкара дәрәҗәдә дә башкарыла. Мисал өчен, 2006 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе турында”гы УП-505 номерлы Указы чыга, аның буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе РФ Шәһәр төзелеше кодексында каралган Татарстан Республикасының мөстәкыйль башкарма хакимияте – Татарстан Республикасының  Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе итеп үзгәртеп корыла. Әлеге Указны тормышка ашыру ниятеннән, ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәсьәләләре” 2007 елның 12 ноябрендәге 622 номерлы карарында Инспекция турында нигезләмә раслана. Шул вакыттан алып Инспекция үз эшчәнлеген яңа статуста башкара. Нигездә, бары тик төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектларының техник регламентларга (нормаларга һәм кагыйдәләргә) һәм проект документларына туры килүе турында Инспекция тарафыннан бирелүче бәяләмә булганда гына, җирле үзидарә органнары РФ Шәһәр төзелеше кодексы критерияләре буенча Инспекция күзәтүендә торган объектларга файдалануга тапшырылу турында рөхсәт бирә ала.

2007 елда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасын торгызу эшләре дәвам итә. Шулай итеп, “РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 18 декабрендәге 232-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2007 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә дәүләтнең төзелеш барышында тормышка ашырылучы башка күзәтү һәм контрольдә тоту төрләре дә кертелә: Янгын күзәтчелеге, Санитар-эпидемиология күзәтчелеге, Экологик контроль, хезмәт һәм техник иминлек таләпләрен үтәү контроле. Моннан тыш, әлеге закон, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан кала, автоюллар төзелешен, III һәм IV класслы гидротехника корылмалары, шулай ук егәрлеге 330 киловольтка кадәр булган электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын да күзәтелергә тиешле объектлар рәтенә кертә.

Болар белән беррәттән, югарыда әйтелгәнчә, Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген ике вәкаләтле дәүләт органы гамәлгә ашыра: Ростехнадзор идарәсе (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 6 статьясындагы 5.1 пунктында күрсәтелгән объектларны күзәтә) һәм аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы һәм уникаль объектлар булып исәпләнмәгән, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял итү, спорт һәм социаль һәм коммуналь-көндәлек әһәмияттәге башка объектларны, транспорт инфраструктурасы, сәүдә, иҗтимагый туклану, эш, административ, финанс, дини әһәмияттәге объектларны, торак фонды объектларын (шәхси торак төзелеше объектларыннан гайре) күзәтүне башкаручы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе.


 

2008 – 2010 еллар этабы


 

 “РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 1 гыйнварыннан 324-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә күзәтелергә тиешле объектларга куркыныч сәнәгать объектлары да кертелә: егәрлеге 150 мегаваттка кадәр булган җылылык электростанцияләре; 1,2 мегапаскальгә кадәрге басым астында башкарылганны исәпкә алып, табигый газ яисә, 1,6 мегапаскаль басым астында башкарылганны исәпкә алып, сыекландырылган углеводородлы табигый газ кулланылучы, сакланучы, транспортланучы газ бүлү системалары; 0,07 мегапаскальдән дә артыграк басым астында эшләүче яисә суны кайнатканда Цельсиянең 115 градусыннан да югарырак температурада эшләүче җайланмалар кулланылучы объектлар.

Әмма Инспекция әлеге үзгәрешләргә оператив рәвештә яраклаша: яңа вәкаләтләрне тормышка ашыруның механизмнары эшләнә, махсус бүлекчәләр барлыкка килә, матди-техник база һәрдаим киңәя, мисал өчен, юл төзелеше сыйфатын күзәтү өчен махсус күчмә лаборатория булдырыла.

Ниһаять, “Күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка төр күчемсез мөлкәт объектларын  өлешләп төзү өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына дәүләт контролен  һәм  күзәтчелеген тормышка ашыруны йөкләү турында” 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә җирле үзидарәләргә йөкләнгән контрольлек итүне тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча функцияләр дә Инспекциягә тапшырыла. Әлеге функцияне башкару өчен шулай ук Инспекциядә махсус бүлекчә булдырыла.

 “Энергияне саклау  һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру  һәм РФнең аерым  закон актларына үзгәрешләр кертүтурында” 2009 елның ноябрендәге  261-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителә, аның нигезендә  дәүләт төзелешен күзәтү предметына капиталь төзелеш объектларының энергиянәтиҗәлелек таләпләренә туры килүен тикшерү дә кертелә. Әлеге таләпләр проект документлары “Энергияне саклау турында” закон  үз  көченә кергәннән соң, ягъни 2009 елның 27 ноябреннән соң рәсмиләштерелгән объектларга кагыла. Моннан тыш,  Инспекция проект документлары 2009 елның 27 ноябреннән соң  рәсмиләштерелеп төзелгән күпфатирлы торак йортлардагы энергиянәтиҗәлелек классын ачыкларга бурычлы.  Инспекция бу бурычны башкарып чыгу өчен дә әзер – энергиянәтиҗәлелекне ачыклау өчен тәҗрибәләр үткәрү буенча махсус җайланма – тепловизорлар сатып алына. Белгечләрне өйрәтү оештырыла.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыру, юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүне оештыру  һәм аны  үткәрү белән бәйле мөнәсәбәтләргә карата “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында” 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон кагыйдәләре кулланыла,  әлеге закон  үз чиратында дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының объектларга, шул исәптән, РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, дәүләт төзелеш күзәтчелеге карамагында тормаган объектларга үтеп керүен чикли  һәм Инспекция тарафыннан планнан тыш оештырылган тикшерүләргә прокуратура органнары белән өстәмә килешүләр таләп итә.

 

2011-2013 еллар этабы

 

Россия Федерациясе  Шәһәр төзелеше кодексына  үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә:

Ниһаять, дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә соңгы яңалык – аның өлкәсе тарайтыла. Моңа кадәр күзәтчелек эшләре капиталь төзелеш объектларының төзелеше барышында гына түгел, ә үзгәртеп кору һәм капиталь төзекләндерү чорында да алып барылды. 2011 елның 18 июлендә 243-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә, капиталь ремонт дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсеннән төшеп калды, шулай итеп, хәзерге вакытта дәүләт төзелеш күзәтчелеге эшчәнлеге капиталь төзелеш объектлары төзелеше һәм үзгәртеп корылышы барышында гына тормышка ашырыла.

Үзенә йөкләнгән вәкаләтләрне үтәгәндә Инспекция республиканың төзелеш комплексын үстерүгә үзеннән өлеш кертә: эшчәнлек күрсәткечләренә ясалган анализ күрсәткәнчә, ачыкланучы җитешсезлекләр кими, төзелешнең сыйфаты яхшыра.

Шуңа да карамастан, эчке сәнәгать котроленең сүлпән булуы, төзелеш технологияләрен һәрдаим камилләштерү, төзелүче биналарның техник катлаулылыгын арттыру дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына йөкне арттыра. Мондый шартларда, әйтик бер яктан төзелешнең сыйфат дәрәҗәсен киметмичә, иминлек һәм ныклык таләпләренә җавап бирмәгән объектларны кулланылышка кертмичә, ә икенче яктан төзелеш секторындагы нәтиҗәлелек күрсәткечләренең кимүенә юл куймыйча, җитешсезлекләрне бетерүгә тотылган финанс һәм вакытлыча чыгымнар аркасында дәүләт төзелешен контрольдә  тоту процессын тормышка ашырганда, Инспекция тарафыннан өстәмә чаралар үткәрелергә тиешлеге көн кебек ачык.


 

Иң беренче чиратта беренче мәлдә ачыкланырга мөмкин булган җитешсезлекләрне  ачыклауда инструментлар ярдәмендә үлчәм алу эшләрен ысул буларак куллану турында сүз бара. Игътибарыгызны юнәлтәм: әйтеп узган җитешсезлекләр нәкъ менә конструкцияләрнең параметрларына карата нормативларда һәм проектта каралганнардан читкә тайпылуга бәйле – мондый җитешсезлекләрне нәтиҗәле ачыклау өчен тиешле җайланмалардан файдаланып, үлчәм алу эшләрен үткәрү кирәк тә инде.

“Биналарның һәм корылмаларның тотып торучы төзелеш конструкцияләрен тикшерү кагыйдәләре” СП-13-102-2003 Проектлау һәм төзү буенча кагыйдәләр җыентыгында каралган инструменталь үлчәм алу эшләре төзелештә катнашучыларга җитешсезлекләрне бетерүдә финанс һәм вакытлыча чыгымнарны киметү мөмкинлеген бирәчәк, чөнки беренчел мәлдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүе җиңелрәк.

Инспекциянең вәкаләтле затлары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр барышында ачыкланган техник регламентлардагы (нормалар һәм кагыйдәләр), башка норматив хокукый актлардагы  һәм проект документларындагы җитешсезлекләргә һәм инструменталь үлчәм алу күрсәткечләренең нәтиҗәләләренә  карап,  өстәмә  экспертизалар, тикшеренүләр,  лаборатор  һәм  башка  төр тәҗрибәләр билгеләнергә мөмкин, мондый экспертизалар Инспекциянең үз көче белән дә, кирәк булганда, махсус эксперт оешмаларын җәлеп итү юлы белән дә башкарылырга мөмкин.

Нәкъ менә дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасын көчәйтү өчен ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт төзелеш күзәтчелеге мәсьәләләре” исемле 622 номерлы  карарына үзгәрешләр кертелде, әлеге карар Инспекциягә өстәмә чаралар үткәрүне йөкли, шул ук вакытта аларны үткәрүгә тотылган чыгымнарны Заказ бирүче (Төзүче) хисабыннан каплатуны күздә тота.

Экспертизаларны, тикшерүләрне, лаборатор һәм башка төр тәҗрибәләрне оештыру һәм үткәрү тәртибен билгеләүче Күрсәтмә эшләнде.

Ниһаять, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган  һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелүче хезмәтләр исемлеген раслау турында” 2011 елның 13 августындагы 675 номерлы карары нигезендә, Инспекциянең экспертизалар, тикшеренүләр, лаборатор һәм башка төр тәҗрибәләр үткәрү буенча хезмәте бу Исемлеккә кертелгән.  2011 елның 28 ноябрьдәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге кодексның 49 статьясының 1 бүлеге 2012 елның 1 апрелендә үз көченә кергән яңа редакциядә бәян ителгән.

Б. 1. Әлеге статьяның 2.3 һәм 3.1 бүлекләрендә каралган очраклардан тыш, капиталь төзелешнең  проект документлары  һәм мондый документларны әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләренең әтиҗәләре экспертизага тиешле.  Проект документларының экспертизасы һәм (яки) инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләренең экспертизасы дәүләт экспертизасы яисә  дәүләти булмаган экспертиза формасында үткәрелә. Әлеге статья нигезендә, капиталь төзелеш объектларының проект документларына  һәм мондый проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә  карата дәүләт экспертизасын үткәрү каралган очраклардан тыш, төзүченең яки техник яктан заказ бирүченең проект документларын һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләрен, үзе сайлап, дәүләт экспертизасына яисә дәүләти булмаган экспертизага юллый.

2011 елның 28 ноябрендәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге Кодексның  49 статьясы 2012 елның 1 апрелендә үз көченә кергән 4.3 бүлеге белән тулыландырылды.

Б. 4.3. РФ Шәһәр төзелеше кодексының 50 статьясында билгеләнгән таләпләргә ярашлы рәвештә, проект документларына дәүләти булмаган экспертиза һәм (яисә) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләти булмаган экспертиза юридик затлар тарафыннан үткәрелә. 2011 елның 28 ноябрендәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына (алга таба - Кодекс) 2012 елның 1 апрелендә үз көченә кергән статьяларына үзгәрешләр кертелде:

49 статья 3.4 бүлеге белән тулыландырылды, аның нигезендә үзгәртеп корылышы Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары хисабына финансланучы төзелеш объектларының проект документлары, капиталь төзекләндерелеше Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары хисабына финансланучы автомобиль юллары, төбәкара һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары (төбәкара һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча башкарылган эшләр барышында әлеге объектның конструктив һәм ныклылык һәм куркынычсызлык буенча башка бәяләмәләре турында сүз барган очракта)  һәм мондый проект документларын  әзерләү  өчен башкарылган инженерлек эзләнүләре нәтиҗәләре  дәүләт экспертизасына тиешле була.

Әлеге статья нигезендә, әгәр төзелешкә, үзгәртеп коруга карата төзелешкә рөхсәт алу кирәкмәсә, һәм шулай ук мондый экспертиза дәүләт экспертизасы яисә дәүләти булмаган экспертиза нәтиҗәсендә уңай бәяләмә алган капиталь төзелеш объектларының проект документларына карата һәм кабат үткәрелгәндә  (алга таба – типлаштырылган проект документлары), яисә  капиталь төзелеш объектларының конструктив һәм ныклылык һәм куркынычсызлык буенча башка бәяләмәләренә кагылмаучы мондый проект документларын башка төргә әйләндерү  очрагында проект документацияләренә экспертиза үткәрелми. Гомуми  кулланудагы автомобиль  юлларын капиталь ремонтлау өчен әзерләнгән проект документларыннан тыш, капиталь төзелеш объектларын капиталь төзекләндерү өчен әзерләнгән проект документлары бүлекләренә карата проект документлары экспертизасы үткәрелми.

Кодексның  51 статьясының 7 бүлеге нигезендә, төзелешкә рөхсәт бирүгә документларның берсе – әлеге Кодексның 49 статьясының 3.4 бүлегендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе.

Әлеге Кодексның 54 статьясының 1 б. 1 п. үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә Инспекция дәүләт төзелеш күзәтчелеген түбәндәге очракларда башкара:

1) әлеге Кодексның 49 статьясы нигезендә проект документлары экспертизага тиешле булган яисә типлаштырылган проект документлары яки аның  башка төргә әйләндерелгән төре булган капиталь төзелеш объектлары төзелгәндә;

2) әлеге Кодексның  49 статьясы  нигезендә  капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп коруга карата проект документлары экспертизага тиешле булган капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп корганда.

Шулай итеп,  әлеге Кодексның  49 статьясының  3.4 бүлегендә каралган объектлар төбәкара дәүләт төзелеш күзәтчелегенә тиешле.

Инспекциянең республика өчен алда санап үтеләчәк социаль-әһәмиятле проектлар кебек зур эшләрне тормышка ашыруга керткән һәм бу эшне дәвам иттерүдәге саллы өлешен аерым исәпкә алырга кирәк:

- 2013 елда Бөтендөнья  Җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында объектлар төзелеше;

- “Түбән Кама шәһәрендә “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары”;

- “Социаль ипотека”;

- “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү”;

- “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү”;

- “Мәдәният һәм күпфункцияле үзәкләр төзелеше”;

- “2012 елга Татарстан Республикасының гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү”;

- “Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирас объектларын саклап калу”;

- “Юл төзелеше объектлары”;

- “Тигез хокуклы финансланудагы юл объектлары”;

- “БӘЛӘКӘЧ” республика программасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзелеше”;

- “Фельдшер-акушерлык пукнтлары төзелеше һәм капиталь төзекләндерелеше”;

- “Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү”.

 

2014-2018 еллар этабы

 “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2015 елның 28 ноябрендәге 339-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде.

339-ФЗ номерлы Федераль закон, инвалидлар хокуклары турында БМО Конвенциясен ратификацияләү белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан кертелде һәм социаль объект инфраструктураларыннан инвалидлар һәм хәрәкәтләре чикләнгән башка төркемнәр каршылыксыз файдалана алу өчен шартлар булдыру өлешендә, Россия Федерациясе законнарын камилләштерүгә юнәлтелгән.

339-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан капиталь төзелеш объектларының проект документлары составына (линияле объектларның проект документларыннан тыш) инвалидларның сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, ял, спорт һәм башка социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектларыннан, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы объектларыннан, эшлекле, административ, финанс, дини билгеләнештәге объектлардан һәм торак фонды объектларыннан файдалануын тәэмин итү буенча чаралар исемлеге кертелә.

Шулай ук югарыда аталган чаралар исемлегенең, күрсәтелгән объектларның проект документлары экспертизасы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясы нигезендә үткәрелмәгән очракта, аларның төзелешенә рөхсәт бирү турындагы гаризага кушып теркәлергә тиешлеге күздә тотыла.

2015 елның 12 декабрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясына һәм “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү турында”  Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертелде, анда Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының проект документлары экспертизасын үткәрүгә һәм инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләренә кагылышлы нормалары тәгаенләнә.

 402-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 2 өлешенең 2 һәм 3 пунктларында күрсәтелгән объектлар төзелеше яки реконструкциясе Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчалары хисабына башкарылган очракта, әлеге объектларның проект документлары дәүләт экспертизасын үтәргә тиеш.

Федераль закон 2016 елның 1 гыйнварыннан законлы көченә керде.

Мондый объектларга карата төзелешкә рөхсәт гамәлдәге Федераль законның үз көченә керү көненә кадәр бирелгән очракта, әлеге объектларның төзелеше һәм реконструкциясе вакытында дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарылмый.

Шул рәвешчә, финанслау республика һәм федераль программалар буенча гамәлгә ашырылган очракта, югарыда аталган капиталь төзелеш объектларының төзелеше һәм реконструкциясе вакытында проект документлары экспертизасын үткәрергә һәм төзелеш башлану турында,  билгеләнгән закон тәртибендә, Инспекциягә үз вакытында хәбәр итәргә кирәк.

“Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына  һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2016 елның 3 июлендәге 372-ФЗ номерлы Федераль закон белән инженерлык тикшеренүләрен үткәрүгә подряд килешүләре буенча эшләр башкаруга һәм проект документларын әзерләүгә, төзелеш подрядына карата таләпләргә төзәтмәләр кертелгән. Дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрдән һәм учреждениеләрдән, шулай ук дәүләтнең (муниципалитетның) катнашу өлеше 50 проценттан артык булган юридик затлардан хакимият органнары һәм дәүләт секторы оешмалары өчен мондый эшләрне башкарган вакытта үзкөйләнүле оешма (ҮКО) әгъзалары булуы таләп ителми.

Шулай ук, һәр төзелеш подряды килешүе буенча йөкләмә күләме 3 млн сумнан артмаган очракта, төзүче оешма, техник заказчы, бина, корылма экплуатациясе өчен җаваплы зат, төбәк операторы белән төзелгән әлеге килешүләр буенча эшләрне ҮКОда әгъзалыктан башка үтәргә мөмкин.

Торак йорт төзелеше (капремонты) белән шөгыльләнүче, шулай ук гараж, ярдәмче корылмалар, киосклар һәм башка шуңа охшаш нәрсәләр төзүче затларга ҮКОга керү таләп ителми.

ҮКО статусын алу шартлары һәм тәртибе үзгәрде. Зыянны каплау буенча компенсация фондын формалаштыру кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. Кайбер очракларда шартнамә йөкләмәләрен тәэмин итү буенча компенсация фонды формалаштыру да өстәмә күздә тотыла. Банкларда әлеге фондларның акчаларын урнаштыру кагыйдәләре регламентка салынды.

ҮКО стандартлары һәм эчке документларын эшләүгә карата яңа таләпләр билгеләнде.

Инженерлык тикшеренүләре, архитектура-төзелеш проектлары һәм төзелешне оештыру буенча белгечләргә карата таләпләр кертелә. Мондый белгечләрнең илкүләм реестрын гамәлгә кертү күздә тотыла.

ҮКО әгъзалыгына кабул итү тәртибе һәм үз әгъзаларының эшчәнлеген контрольдә тоту кагыйдәләре камилләштерелде.

ҮКО дәүләт реестрын алып бару өчен документлар һәм мәгълүматлар тапшыру тәртибен, шулай ук документларны саклау турындагы законнарны бозган өчен административ җаваплылык кертелә.

Моннан тыш, аеруча куркыныч һәм техник катлаулы объектлар исемлегенә асылмалы канат юллары кертелгән, бу аларның бөтен тормыш циклы дәвамында күзәтчелекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Федераль закон, гамәлгә кертүнең башка вакыты каралган аерым нигезләмәләреннән тыш, 2017 елның 1 июлендә үз көченә керде.

2016 елның 3 июлендәге 368-ФЗ  номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең  Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде.

Закон тарафыннан капиталь төзелеш объектларын проектлау тәртибе камилләштерелде. Шулай ук бөтен төзәтмәләр капиталь төзелеш объектлары документларын тикшерү, экспертиза ясау һәм раслауның яңа тәртибе белән бәйле.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 6 статьясында ике яңа пункт барлыкка килде, алар кабат файдаланылган проект документларының икътисадый нәтиҗәлелек критерияләрен билгеләгәндә, шулай ук кабат файдаланылган проект документларын икътисадый  яктан нәтиҗәле дип таныган очракта, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен көйли.

Кабат файдаланылган проект документлары һәм модификацияләнгән проект документлары төшенчәсенә Шәһәр төзелеше кодексының яңа 48.2 статьясында аңлатма бирелә:

1. Модификацияләнгән проект документлары дип, проект документлары экспертизасының уңай нәтиҗәсен алганнан соң, капиталь төзелеш объекты куркынычсызлыгының конструктив һәм башка сыйфатламаларына кагылмый торган, шулай ук смета артуга китерми торган үзгәрешләр кертелгән проект документлары таныла.

2. Кабат файдаланылган проект документлары дип, капиталь төзелеш объектының проект документлары экспертизасының уңай нәтиҗәсен алган һәм билгеләнеше һәм проект куәте буенча тиңдәш капиталь төзелеш объектын төзү өчен проект документлары әзерләгән вакытта кулланылырга мөмкин проект документлары таныла.

Проект документлары экспертизасының уңай нәтиҗәсен алганнан соң проект документларына кертелгән үзгәрешләрнең капиталь төзелеш объекты куркынычсызлыгының конструктив һәм башка сыйфатламаларына кагылмавын башкарма хакимият органы яки үзгәрешләр кертелгән проект документлары экспертизасын үткәргән оешма биргән бәяләмә раслый. Финанслау Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчалары хисабына ниятләнә яки РФ Шәһәр төзелеше кодексының 48.2 статьясының 2 өлешендә күрсәтелгән юридик затлар тарафыннан тәэмин ителә икән, капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау өчен мондый проект документларын модификацияләгән очракта, югарыда аталган нәтиҗә шулай ук, проект документлары экспертизасының уңай бәяләмәсен алганнан соң, проект документларына кертелгән үзгәрешләрнең аларның төзелешенә яки реконструкциясенә чагыштырма бәяләрдә сметаның артуына китермәвен раслый.

Кабат файдаланылган проект документларын кулланып әзерләгән проект документлары экспертизасын әзерләгәндә проект документларының үзгәрешләр кертелгән бүлекләре генә тикшерелә.

Проект документларында капиталь төзелеш объекты куркынычсызлыгының конструктив һәм башка сыйфатламаларына кагылышлы һәм (яки)  аның төзелешенә яки реконструкциясенә чагыштырма бәяләрдә сметаның артуына китерүче үзгәрешләр булган очракта, мондый капиталь төзелеш объектының проект документлары экспертизасын үткәргән оешма бәяләмә бирүдән баш тарта. Бу очракта үзгәрешләр кертелгән проект документлары  экспертиза узарга тиеш.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 60 статьясында каралганча, капиталь төзелеш объекты җимерелү, зарарлану нәтиҗәсендә, капиталь төзелеш объектын төзү барышында куркынычсызлык таләпләрен, бинаны, корылманы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү таләпләрен бозу нәтиҗәсендә күргән зыянны, модификацияләнгән проект документларында капиталь төзелеш объекты куркынычсызлыгының конструктив һәм башка сыйфатламаларына кагылышлы үзгәрешләр булган очракта, башкалар исәбендә, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясының 3.5 өлешендә каралган бәяләмәне биргән оешма да регресс тәртибендә кайтарырга тиеш.

Моннан тыш, РФ Шәһәр кодексының 50.1 статьясы нигезендә, капиталь төзелеш объектларының проект документлары экспертизасы бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры төшенчәсе, аны алып бару һәм формалаштыру кагыйдәләре билгеләнде.

Капиталь төзелеш объекты төзелешенә рөхсәт РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 3 өлеше нигезендә (386-ФЗ Федераль законы үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган редакциядә), проект документлары экспертизасы үткәрелмәгән уңай экспертиза бәяләмәсен алган һәм кабат файдаланылган капиталь төзелеш объекты проект документлары, яки аның модификациясе нигезендә бирелгән очракта, күрсәтелгән проект документлары яки аларның модификациясе экспертизасын үткәрү, шулай ук Шәһәр төзелеше кодексында (386-ФЗ Федераль закон редакциясендә) каралган башка бәяләмәләр алу таләп ителми. Үзләренә карата күрсәтелгән проект документлары яки аларның модификациясе эшләнгән һәм төзелешкә рөхсәт бирелгән капиталь төзелеш объектларын төзегәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарыла.

 “РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 3 августындагы 340-ФЗ һәм “РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 342-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, РФ Шәһәр төзелеше кодексына түбәндәге үзгәрешләр кертелде.

“Капиталь төзелеш объекты” төшенчәләре тәгаенләнде һәм “капиталь булмаган корылма”, “капиталь төзелеш объектын сүтү”, “хосусый торак төзелеше объекты” төшенчәләре (РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 ст.) гамәлгә кертелде;

Проект документларын икътисадый яктан нәтиҗәле кабат файдаланылган проект документациясе дип тану шартлары һәм тәртибе турында нигезләмәләр тәгаенләнде һәм өстәмәләр кертелде, хакимият органнарына мондый проект документларын бушлай куллануга хокук бирелә. Проект документларын икътисадый яктан нәтиҗәле кабат файдаланылган проект документациясе дип тану шартлары билгеләнде.

342-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Шәһәр төзелеше кодексының 3.5-3.7 өлешләре гамәлдән чыгарылды, алар нигезендә, проект документациясенә үзгәрешләр керткәндә аны, проект документларына кертелгән үзгәрешләрнең капиталь төзелеш объекты куркынычсызлыгының конструктив һәм башка сыйфатламаларына кагылмавын раслаучы бәяләмә бирү яки мондый бәяләмә бирүдән баш тарту һәм кабат экспертизага юнәлтү зарурлыгына күрсәтү өчен, башкарма хакимият органына яки үзгәрешләр кертелгән проект документлары экспертизасын уздырган оешмага юнәлтү зарурлыгы билгеләнгән иде.

Модификацияләнгән проект документлары институты бетерелде: проект документациясен модификацияләнгән проект документлары дип тану нигезләрен һәм шартларын регламентлаучы РФ Шәһәр кодексы нигезләмәләре үз көчен югалткан дип танылды;

Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертүдән баш тарту өчен нигезләр тәгаенләнде:

- төзелешкә рөхсәт бирүгә әлеге рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту белән бәйле үзгәрешләр кертү турында гариза биргән көнгә башланган эшләрнең булмавы факты турында мәгълүмат булу;

- төзелешкә рөхсәткә үзгәрешләр кертү турында гаризаны әлеге  рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты тәмамлануга ун эш көненнән кимрәк вакытта бирү.

Капиталь төзелеш объектын сүтү тәртибен көйләүче яңа бүлек, шулай ук рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүтү яки аларны билгеләнгән таләпләргә яраклаштыру үзенчәлекләре гамәлгә кертелде.

Төзелеш өлкәсендә  капиталь төзелеш объектларын сүтүне башкаручы затларның ҮКОга әгъзалыгы турында нигезләмәләр кертелде.

Мәҗбүри дәүләт экспертизасы уздырылган объектлар исемлегенә төзәтмәләр кертелде (РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 ст. 3.4 өлеше). Әйтик,  төзелеше, реконструкциясе территорияләрне куллануның аерым шартлары булган, режимы капиталь төзелеш объектларын урнаштыруны чикләүне күздә тоткан зоналарда ниятләнгән объектларның проект документациясе  дәүләт экспертизасына дучар. 

Капиталь төзелеш объектлары төзелеше, реконструкциясенең проект документлары экспертизасын үткәрү мәҗбүри булган очракларны билгеләүче өстәмәләр кертелде.

РФ Шәһәр төзелеше  кодексының 49 ст. 2.2 өлеше нигезендә, күрсәтелгән статьяның 2 өлешендәге 4 һәм 5 пунктларда әлеге капиталь төзелеш объектлары гражданнарның массакүләм булуы объектларына караган очракта, бу  объектлар төзелешен, реконструкциясен башкаруга проект документлары экспертизасы мәҗбүри булып тора.

Хосусый торак төзелеше объектлары  төзелеше, реконструкциясе өчен төзелешкә рөхсәт алу таләп ителми дигән нигезләмә кертелде.

Хосусый торак төзелеше объектлары һәм бакча йортлары төзүне башлау һәм тәмамлауны белдерү тәртибе кертелде.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге предметына төзәтмәләр кертелде - башкарылган эшләрнең техник регламент таләпләренә яраклы булуын тикшерү бетерелде. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы вәкаләтләре киңәйтелде: проект документлары экспертизага дучар булмаган объектларга карата, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, территорияләр планировкасы документлары яки РФ Шәһәр төзелеше кодексы, башка федераль законнар белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары параметрларына карата мәҗбүри таләпләр белән билгеләнгән таләпләрне тикшерү максатыннан, күчмә тикшерү формасында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару карала. 

340-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. 1.1 өлеше өстәлде, аның нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына  РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. 1 өлешендә күрсәтелмәгән капиталь төзелеш объектларының дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару буенча өстәмә функцияләр йөкләнә.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. 8 өлешендә каралганча,  дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару тәртибе, дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарганда шәхси эшкуарлар булмаган физик затлар эшчәнлеген тикшерүне оештыру һәм үткәрү тәртибен дә кертеп, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Шулай ук 340-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. 6.2 өлеше өстәлде, аның нигезендә, дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы  РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. 1 өлешендә күрсәтелмәгән объектларны тикшерү көненнән алып, биш эш көненнән дә кимрәк булмаган вакыт эчендә мондый  капиталь төзелеш объекты урнашкан урын буенча торак пунктның, шәһәр округының җирле үзидарә органына яки капиталь төзелеш объекты катнаш территориядә булган очракта, муниципаль районның җирле үзидарә органына, тиешле фактны раслаган документларны теркәп, рөхсәтсез төзелгән корылманы ачыклау турында хәбәр юллый. Рөхсәтсез төзелешне ачыклау турында хәбәр итү формасы, шулай ук рөхсәтсез төзелеш билгеләре булуны раслаучы документлар исемлеге, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55, 32 ст. 3 өлеше нигезендә, төзелеш, архитектура, шәһәр төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, норматив-хокукый көйләү буенча функцияләр башкаручы федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә.

Хәзерге вакытта федераль законның алда әйтелгән нормаларын гамәлгә ашыру өчен зарури тиешле ярдәмче закон норматив актлары юк.

 

 

 

Соңгы яңарту: 21 сентябрь 2018, 8:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования