Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бу язгы көннәрдә өмәләр Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, үткәрелә. Чараның максаты – торак пунктларда һәм шәһәр яны территорияләрендә экологик хәлне яхшырту.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар ведомство офислары тирәсендәге территорияне, шулай ук үз эш урыннарын тәртипкә китерделәр.

Яз-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Ә өмә – ул яхшы традиция, аның рухы теләсә кайсы коллективны берләштерә. Туган шәһәреңә, син яшәгән һәм эшләгән урыныңа катнашыңны аңлау бик күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International