ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет

Иҗтимагый совет эшчәнлегендәге төп максатлар булып түбәндәгеләр тора:

 

төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштырганда һәм тормышка ашырганда гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен һәм иҗтимагый берләшмәләрнең һәм дәүләткә карамаган башка коммерциясез оешмаларның хокукларын яклау;

 

Инспекция эшчәнлегендә хәбәрдар һәм ачык булу принцибын тормышка ашыру;

 

Инспекциядә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатлы булуына иҗтимагый контрольлекне көчәйтү, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә ачык, законлы һәм профессионал булу принципларын үстерү.

 

 

 

Иҗтимагый советның бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

 

төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

 

төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге мәсьәләләренә кагылышлы норматив хокукый актларның проектларына иҗтимагый экспертиза уздыру, шул исәптән, законнарда күздә тотылган очракта, Инспекциядә эшләнә торган норматив хокукый актларның проектлары хакында алдан фикер алышу;

 

Инспекциядә карарлар кабул ителгәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү;

 

Инспекция эшчәнлегендәге төп юнәлешләр буенча җәмгыятьнең мәгълүматлы булу дәрәҗәсен үстерү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International