ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

2023 елның 27 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җирле үзидарә органнары өчен Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча уку-методик чара үткәрде.

 


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 26 июнендә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 21 июнендә Чаллы шәһәре мэриясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрде.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле контрольлектәге затлар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сезне төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашырга чакыра.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе июнь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.


26
май, 2023 ел
җомга

2023 елның 26 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге реставрацияләнгән һәм реконструкцияләнгән «И.Н. Киселев табыш йорты, 1910 ел, арх. К.С. Олешкович» мәдәни мирас объектына проект документациясе таләпләренә килүе турында бәяләмә бирде. Ул ТР, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан.


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы янында сөт-товар фермасына күчмә йомгаклау тикшерүе үткәрелде.

 

2023 елның 25 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International