2023 елның 26 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге реставрацияләнгән һәм реконструкцияләнгән «И.Н. Киселев табыш йорты, 1910 ел, арх. К.С. Олешкович» мәдәни мирас объектына проект документациясе таләпләренә килүе турында бәяләмә бирде. Ул ТР, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан.
Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе искәрмәләресез тәмамланды. Гомуми мәйданы 1835 кв.метр булган А (5 кат) һәм Б (3 кат) лит. корпуслары тикшерелде.
Бина 1910 елда ветеринария табибы И.Н. Киселев тарафыннан ул вакыттагы танылган Казан архитекторы К.С.Олешкевич проекты буенча табыш йорты буларак төзелә, аны планлаштырганда ук биредәге фатирлар арендага бирү өчен күзаллана. Революциядән соң йорт миллиләштерелә. Төрле вакытта бинада шәһәрнең фәнни мохит вәкилләре яшәгән. XX гасыр ахырында – XXI гасыр башында бинага ТР Фәннәр академиясенең Информатика проблемалары институты урнашкан, ә бераздан бина күчерелгән.
Мәдәни мирас объектының конструктив һәм ышанычлылык һәм куркынычсызлыкның башка үзенчәлекләренә кагылган саклау эшләре 2020 елның сентябрендә башланган. 2022 елның декабреннән объект территориясендә гомуми файдалану урыннарында реставрация эшләре, бинаны инженер-техник тәэмин итү системаларын монтажлау һәм эшләтеп җибәрү-көйләү буенча эшләр алып барыла.
Хәзерге вакытта аның әзерлеге югары дәрәҗәдә. Аны файдалануга тапшырганнан соң биредә гомуми мәйданы 1137,40 кв. м булган 17 яңа фатирда яшәүчеләр урнашачак.
Төзүче – «ХаусДевелопмент махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Объектның техник заказчысы – «СКДК» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Рекон+» фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Реставрация һәм реконструкция» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 10 мартында ТР, Казан шәһәре, Муштари урамы, 22 йорт адресы буенча урнашкан «М.И. Иванов йорты, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич» мәдәни мирас объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.