2023 елның 21 июнендә Чаллы шәһәре мэриясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрде.
Чара юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде.
Президиум составына ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Л.З. Фатыйхов, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ш. Сәлахов, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.С. Ганиев керде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов мөрәҗәгать итте.
Алга таба хокук эше һәм өлешле төзелешне тикшереп тору бүлеге җитәкчесе Ш.Н. Рәимовның, өлешле төзелешне тикшереп тору бүлеге җитәкчесе Ф.Р. Ризвановның докладлары тыңланды.
Спикерлар КХД ТОР ГИС системасын кертү, законнар үзгәрешләрен исәпкә алып дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру, шулай ук 2023 елда күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.
Чара барышында фикер алышу булды, капиталь төзелеш объектларына төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруга кагылышлы актуаль сорауларга җаваплар бирелде.