ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2014 ел
сишәмбе
Инспекциянең рәсми сайтындагы "Юридик ярдәм. Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең норматив-хокукый актлары" бүлегендә 2014 елның 24 июленнән "Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” 75-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы урнаштырылды. 

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
«Соңгы елларда квадрат метрларны файдалануга тапшыру күләме артты: 2012 елда 64,5 млн. кв. метр торак төзелде, 2013 елда  – инде 70,5. Быелның беренче яртыеллыгында 29,5 млн. кв. метр торак тапшырылды. Бу узган елның шушы чорына караганда өчтән бер өлешкә күбрәк», - дип хәбәр итте министр, төп торак күләмен 2014 елның ноябрь-декабрь айларында тапшыруны планлаштырылуын искәртеп.

10
август, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 8 августына капиталь ремонт эшләре барлык 159 мәктәптә дә алып барыла, акчалар 93%ка үзләштерелгән. Соңгы ике атна эчендә динамика 6% тәшкил итә. 28 муниципаль райондагы 46 мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

8
август, 2014 ел
җомга

ТР ДТК Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшовның Төзүче көне белән котлавы!


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Җирле Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт органнары һәм ведомстволары, мәгариф учреждениеләре һәм төзелеш оешмалары мәгълүмати элмә стендларны ачып җибәрде, үзләренең җайланмаларын һәм продукцияләрен тәкъдим итте.
Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мамадыш шәһәрендә булып узган күчмә коллегиясе утырышында ТР Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Кудряшов Василий Александровичка “Данлы хезмәт өчен” медален тапшырды.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы төзелеш индустриясе бик зур потенциалга ия һәм проектлау һәм инжиниринг системалары өлешендә дә, шулай ук төзелеш өлешендә дә үз-үзен тәэмин итә торган регион булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының “май” Указлары нигезендә гражданнарны арзан бәяле уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора. Бу максатта “Россия гаиләсенә торак” федераль программасын эффектив гамәлгә ашыруны тәэмин итү зарури. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында белдерде.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
1 августка Әлмәттә 100 мең квадрат метр тирәсе торак эксплуатациягә тапшырылган. 

2
август, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2014 елның 1 августына 1 млн. 424,1 мең кв.м. торак тапшырылган, яисә еллык йөкләмәнең 59,4%ы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International