Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмегез – Төзүче көне белән котлыйм!
Сезнең җиңел булмаган, җаваплы һәм иҗади хезмәтегез казанылган хөрмәткә һәм мактауга лаек. Сезнең профессионализм ярдәмендә безнең республика үзгәрә, заманчалана һәм ямьләнә бара, торак микрорайоннар үсә, кабатланмас спорт объектлары торгызыла, транспорт инфраструктурасы җәелдерелә, яңа җитештерүләр сафка баса. Торгызылучы биналарның һәм корылмаларның сыйфаты һәм ышанычлылыгы, уңайлы шартлар һәм кешеләрнең иминлеге нәкъ менә сездән тора. Сезнең дә йортларыгыз һәрчак җылылык һәм яктылык белән тулып торсын!
Әлеге матур көндә ихлас күңелдән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.
Иң изге теләкләр белән,
Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов