Әлмәттә 100 мең квадрат метрга якын торак эксплуатациягә тапшырылган

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

1 августка Әлмәттә 100 мең квадрат метр тирәсе торак эксплуатациягә тапшырылган. Бу хакта планерка барышында Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин хәбәр итте, дип җиткерә район башлыгының матбугат хезмәте.

Быел барлыгы 155 мең квадрат метр торак мәйданы тапшырылачак. Аның 53 мең квадрат метры - социаль ипотека, 30 мең квадрат метры - коммерцияле  һәм 72 мең квадрат метрышәхси торак.

Быелның беренче кварталында төзүчеләр “Алсу” микрорайонында 15,7 мең квадрат метр мәйданлы 485 фатирлы йортны эксплуатациягә тапшырды. Быелның августында “Яшьлек” микрорайонында төзүчеләр тагын 12 мең квадрат метр мәйданлы 171 фатирлы торак йортны һәм “Көнбатыш капкалар” микрорайонында 7,6 мең квадрат метрлы 156 фатирлы йортны тапшырачаклар. Декабрьдә 10,4 мең квадрат метр мәйданлы 416 фатирлы йорт ачылачак.


KazanFirst
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International