2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәләт экспертизасы һәм бәя билгеләү Дүләт Автоном Учреждениесе Төзүче һәм Техник заказчы төзелеш оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен методик семинар өчен методик семинар оештыра.
Семинарда катнашырга теләүчеләр 2016 елның 20 гыйнваренә кадәр iv.baranova@tatar.ru электрон ящигына түбәндәге мәгълүмат җибәрергә тиеш:
1) семинарда яктырга теләгән актуаль темалар, проблемалар сорауларисемлеге.
2) семинарда катнашучыларның исемлеге (бер ешмадан 2 кешедән дә артык булмаган)
Семинар 9.00 дан 17.00 кадәр булачак
Семинарны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 10, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы
Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.
Социаль ипотека программасы буенча 2016 елда гомуми мәйданы 506,7 мең кв. м. 184 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аренда торагы төзелеше программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 29,6 мең кв. м. 36 торак йорт төзү планлаштырыла.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елда 1565 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен бозган өчен 31,4 млн. сумга 779 карар чыгарылган. Бүгенге көнгә республика буенча 19 млн. сум штраф алынган.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәләхов чыгыш ясадылар.
Казанның Идел буе районындагы М-14 микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдалануга тапшырылды.
Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшинны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкче состав белән 2015 елны йомгаклау киңәшәсе үткәрде.
Василий Кудряшов дәүләт Программаларын үтәүдә дәүләт төзелешен күзәтүне башкару, иминлекне, озак вакыт хезмәт итә алучанлыкны һәм куркынычсызлыкны булдыру буенча ел нәтиҗәләре ясады. Шулай ук хезмәткәрләргә эшләрендә профессиональлек күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, елны лаеклы тәмамлау белән котлады
Түбән Камадагы тышкы инженерлык челтәрләре белән 10-катлы №4 һәм №17 торак йортлар Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Тулай йорт Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция чыгамнарына кертелгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе алдына куелган стратегик бурычы торгызыла торган биналарның иминлеген, озак вакыт хезмәт итә алучанлыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт. ТР ДТКИ социаль йортларның төзелешен төзелеш башлану турында белдерүнамә алынган вакыттан башлап дәүләт күзәтчелегендә тотты.
Татарстан республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җитәксе состав белән 2015 елны йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.
Ирек Фәйзуллин республика программалары үтәлеше буенча елга нәтиҗә ясады. Шулай ук ул күзәтү функцияләрен үтәүче оешларны, үз эшчәнлеген үзе җайга сала торган, подряд оешмаларны, Министрлык хезмәткәрләрен 2015 елның планнарын уңышлы үтәү белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдир ителде. Татарстан Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәге белән янәшә күп катлы җир асты парковкасы проектына аерым тукталды, аның сүзләренчә, бу корылма шәһәр үзәген автомобильләрдән шактый арындырачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, «Казан» ММҮ – туристлар яратып йөри торган урын, шуңа күрә төзү эшләре вакытында бинага керү юлын япмаска һәм турфирмаларга һәм экскурсоводларга Казанның Меңьеллыгы музеена керү режимын җиткерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанның тарихи үзәгендә барлык төзелеш гамәлләре республика җитәкчелеге белән килештерелергә тиеш.
Ул шулай ук транспорт коллапсы булдырмас өчен төзүчеләргә кирәкле чаралар күрергә кушты.
Аннары Рөстәм Миңнехановка кайбер тарихи объектларны реконструкцияләүнең барышы турында сөйләделәр, шул исәптән Галиев йорты һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры бинасы. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алар барысы да үзләренең тарихи кыяфәтләренә мөмкин кадәр туры килергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады, әмма, бары тик экспертлар комиссиясе һәм Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештергәннән соң гына эшкә керешергә кирәк, диде.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасы белән бәйле вазгыятьтән башлады. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2016 елның башыннан алып төзелештә 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 28 очракта сәламәтлеккә авыр зыян ясалган, 16 очрак фаҗигале төстә тәмамланган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан быел 1447 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 698 беркетмә төзелгән.
2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада гомуми мәйданы 6 млн кв метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бу 253 770 гражданның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2015 елда мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын, мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы тәмамлануы турында бәян итте.
Моннан тыш, ТР Газлаштыру фонды 2015 елгы барлык программаларны үтәде. Алар - авылда су белән тәэмин итүне яхшырту, җылыту системасын хосусый казаннарга алыштыру, авыл урамнарын яктырту.
Сыер абзарларын һәм яшелчә саклау урыннарын ремонтлау, силос-сенаж траншеялары төзелешенә килгәндә, 2015 ел программасы буенча 265 сыер абзарында капиталь ремонт үткәрелгән, 133 силос-сенаж траншеясы төзелгән, 16 яшелчә саклау урыны ремонтланган. Бу юнәлешләр буенча эшләр төгәлләнгән, заказчылар күрсәтмәләре үтәлә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
"Салават күпере" торак микрорайонындагы 260 урынлы балалар бакчасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе алдына куелган стратегик бурыч торгызыла торган биналарның иминлеген. озак вакыт хезмәт итә алучанлыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт. ТР ДТКИ яңа балалар бакчасы төзелешен төзелеш башлану турында белдерүнамә алынган вакыттан башлап дәүләт күзәтчелегендә тотты.
2016 елның 1 сентябреннән башлап “Россиянең баш дәүләт экспертизасы” ФАУ тарафыннан федераль бюджет хисабына финанслана торган объектлар буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә экспертиза үткәрү буенча хезмәтләр бары тик электрон рәвештә генә күрсәтеләчәк. Бу хакта статс-сәркатип – РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина 23 декабрьдә Административ киртәләр штабы утырышында хәбәр итте.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәтенең “Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы” 145 номерлы карарына Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 7 декабрендәге 1330 номерлы карары белән тиешле үзгәрешләр кертелгән.
Әлеге үзгәрешләр билгеле бер тәртип билгели, алар нигезендә 2016 елның 1 сентябреннән башлап өлешчә яки тулысынча федераль бюджет хисабыннан финанслана торган капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре “Россия төп дәүләт экспертизасы” ФАУ бары тик электрон рәвештә генә тапшырылачак.
“2017 елның 1 гыйнварыннан башлап региональ экспертизаларга карата да аналогик ысул кулланылачак”, – дип өстәде Наталья Антипина. Проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре РФ законнары нигезендә файдалануда чикләнелгән белешмәләрне үз эченә алган очраклар гына искәрмә булачак.
Россия Хөкүмәте карарына кертелгән үзгәрешләр шулай ук электрон эш булдыру һәм дәүләт экспертизасы бәяләмәсен электрон рәвештә бирү вазифасын да билгели. Кәгазьдә бәяләмә алу бары тик шартнамә төзегәндә мондый опция махсус каралган очракта гына мөмкин булачак.
Хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы экспертиза учреждениеләре хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең икенче этабын башкара. Хөкүмәтнең 427 номерлы карарына кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән, аларда федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп төзелә торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча хезмәт күрсәтүне шулай ук электрон рәвештә башкару күздә тотыла. Аталган үзгәрешләрне 2016 елның беренче кварталында кабул итү планлаштырыла.
РФ Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте