Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция чыгамнарына кертелгән 2 йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Түбән Камадагы тышкы инженерлык челтәрләре белән 10-катлы №4 һәм №17 торак йортлар Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Тулай йорт Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция чыгамнарына кертелгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе алдына куелган стратегик бурычы торгызыла торган биналарның иминлеген, озак вакыт хезмәт итә алучанлыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт. ТР ДТКИ социаль йортларның төзелешен төзелеш башлану турында белдерүнамә алынган вакыттан башлап дәүләт күзәтчелегендә тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International