2016 елның сентябреннән башлап проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә дәүләт экспертизасы хезмәте электрон рәвештә булачак

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябреннән башлап “Россиянең баш дәүләт экспертизасы” ФАУ тарафыннан федераль бюджет хисабына финанслана торган объектлар буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә экспертиза үткәрү буенча хезмәтләр бары тик электрон рәвештә генә күрсәтеләчәк. Бу хакта статс-сәркатип – РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина 23 декабрьдә Административ киртәләр штабы утырышында хәбәр итте.

 

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәтенең “Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы” 145 номерлы карарына Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 7 декабрендәге 1330 номерлы карары белән тиешле үзгәрешләр кертелгән.

 

Әлеге үзгәрешләр билгеле бер тәртип билгели, алар нигезендә 2016 елның 1 сентябреннән башлап өлешчә яки тулысынча федераль бюджет хисабыннан финанслана торган капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре “Россия төп дәүләт экспертизасы” ФАУ бары тик электрон рәвештә генә тапшырылачак.

 

“2017 елның 1 гыйнварыннан башлап региональ экспертизаларга карата да аналогик ысул кулланылачак”, – дип өстәде Наталья Антипина. Проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре РФ законнары нигезендә файдалануда чикләнелгән белешмәләрне үз эченә алган очраклар гына искәрмә булачак.

 

Россия Хөкүмәте карарына кертелгән үзгәрешләр шулай ук электрон эш булдыру һәм дәүләт экспертизасы бәяләмәсен электрон рәвештә бирү вазифасын да билгели. Кәгазьдә бәяләмә алу бары тик шартнамә төзегәндә мондый опция махсус каралган очракта гына мөмкин булачак.

 

Хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы экспертиза учреждениеләре хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең икенче этабын башкара. Хөкүмәтнең 427 номерлы карарына кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән, аларда федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп төзелә торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча хезмәт күрсәтүне шулай ук электрон рәвештә башкару күздә тотыла. Аталган үзгәрешләрне 2016 елның беренче кварталында кабул итү планлаштырыла.

 

РФ Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International