ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган, 16 млн. 70 мең сумлык 422 карар чыгарылган.

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәп ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 балалар бакчасы. Бүгенгә барысы да файдалануга тапшырылган диярлек. Эшләр 1 объектта алып барыла – Казанның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә.

Моннан тыш, Татарстанда балалар өчен савыктыру лагерьларында (9 объект), булдырылучы ресур үзәкләрендә (8 колледж), яшүсмерләр клубларында (26), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарында (78), Татарстан Республикасы социаль яклау учреждениеләрендә (28) капиталь ремонт тәмамланган. 43 мәдәният учреждениенең 1 сендә эшләр дәвам итә.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча барлык объектларда да эшләр дәвам итә. Кайбер мунициципаль районнар артта кала, Зеленодольск районында эшләр яртылаш кына башкарылган – 56,4%.    

Азакта Татарстан Президенты «Салават Күпере» ТКдагы озакка сузылган төзелеш мәсьәләсенә тукталды. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төзелеш  мәйданнарындагы ситуация ел башланганнан бирле үзгәрешсез кала. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның фәтвасы юк. Хәл ителешен табыгыз, кирәк дисәгез – подрядчикларны алмаштырыгыз. Әмма торакны тапшырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра. Шул рәвешле, әлеге форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерләшүе мәйданчыгы булыр дип күзаллана.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. 

«Фаҗигаләр Чаллыда һәм Әтнә районында артты, әлегә кадәр аларда бәхетсезлек очраклары булганы юк иде», – дип билгеләп үтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ул булган фаҗигаләрнең сәбәпләре статистикасын атады: «Тугыз очрак – биеклектән егылу, хәрәкәт итә торган һәм оча торган әйберләр нәтиҗәсендә – җиде очрак, төзелеш мәйданнарында юл-транспорт һәлакәте – биш очрак, убылу һәм җимерелү нәтиҗәсендә – дүрт очрак, газ белән агулану – бер очрак».

Министр район башлыкларына һәм оешмаларның үзләренә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны көчәйтергә, ә күзәтү органнарына активлыкны арттырырга тәкъдим итте.


МА "Татар-информ"

Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл кичүен тантаналы ачтылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "РЖД" ААҖ Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Мин сезнең белән, шәһәр һәм район халкы белән бергә сөенәм, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, юл кичүе алга таба үсешне, тимер юл аша автотранспортның куркынычсыз үтүен, Татарстан Республикасының Кама арты зонасындагы районнар һәм Зәйнең үзендә транспорт йөрүен тәэмин итәчәк. 

Аеруча Рөстәм Миңнеханов автомобиль йөртүчеләре иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Һәр шундый юл кичүе - беренче чиртта куркынычсызлык мәсьәләсе, диде ул. Ул тимер юл хезмәткәрләренә дә килешеп эшләүләре өчен рәхмзт әйтте. Сергей Соложенкин, үз чиратында, билгеләгәнчә, Зәй аша үткәндә, еш кына бу кичү аша үткән. Аның сүзләренчә, һәрвакыт бу кичүдә күпме вакыт көтәсе булуы турында уйлаган. "Әлбәттә, бу юл кичүе зурлыгы белән, никадәр тизх төзелүе - бары бер елда төзелүе белән гаҗәпләндерә. Һәм һичшиксез аның социаль әһәмияте зур - Зәй шәһәренең ике өлешен берләштерә, иминлекне тәэмин итә. Кызганычка каршы, тимер юлны узу урыннарында аварияләр күп, алар җәрәхәтләргә, үлемгә китерә", - диде Сергей Соложенкин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина

2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан – 1 159, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан – 124. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 16 млн. 70 мең сумга 422  карар чыгарылган. Барлыгы 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 9 очракта вафат булучылар бар.

Хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 4 оешмага карата административ материалларны суд органнарына җибәргән. 

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган.  

Социаль ипотека программасы буенча 206,1 мең кв. метрлы мәйданда 3 мең 602 фатирлы 85 йорт файдалануга тапшырылган. Бу программада каралган 108 объекттан 84 йорт әзер диярлек, 19 – уртача әзерлектә, 5сендә эшләр күп әле. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 ел планындагы гомуми мәйданы 14,4 мең кв.метр булган 22 аренда йортының барысы да эксплуатациягә кертелгән.

Ел азагына кадәр 189 Бөек Ватан сугышы ветеранын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 260 ятим балага һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балага торак урыны бирелергә тиеш. Шул максатларда төзелүче торак йортларда эш бетеп килә, диде министр.  

5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча  бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификатның 24е  реализацияләнгән. Моннан тыш, 81 яшь гаилә, 19 чернобыльче һәм Ерак Төньяктан күчкән кеше торак белән тәэмин ителгән. 

Быел инвестицион торак программасы буенча 99 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган. Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 63 объект тапшырылган, 26 йорт әзер диярлек.    

Азакта Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенгә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча барлык 4 республика программасы да гамәлгә ашырылган. Бу – «Авыл клублары», «Татарстан Республикасында башлангыч медик-санитария ярдәме күрсәтүне яңарту», «Участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау», «Универсаль спорт мәйданчыклары» программалары.

Муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Россиядә төзелеш сезоны узып баруга игътибар итәргә һәм планлаштырылган объектларны тиз араларда гамәлгә кертергә кушты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

“Эшләр график буенча бара. Төзелеш эшләрен җәйгә тәмамлау планлаштырылганга, вакыт исәбе безнең барыбыз өчен дә сәгатьләп билгеләнгән. Хәзер барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп, нинди дә булса җитешсезлекләр юкмы, дип тикшерер вакыт җитте. Бу елларда без үзара аңлашып эшләдек, һәм хәзер дә бөтен ихтыярны, сәләтебезне, талантыбызны кышкы чорга нормаль керү өчен буйсындыра алырбыз дип ышанам. Бу академия төзелеше процессында катнашучы барлык структураларга, оешмаларга кагыла”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев киңәшмә башланганда.

Хәзерге вакытта комплексның уку һәм торак корпуслары түбә астына кертелгән. Киңәшмәдә катнашучылар биналар бизәлеше, коммуникацияләргә тоташтыру, академия тирәсендә уңайлыклар булдыру, шул исәптән комплекс белән Ак мәчет арасында җимеш бакчасы утырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында шулай ук Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешендә дә шундый ук мәсьәләләр каралды.

Бүгенге киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

Белешмә өчен:

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында”гы указы имзаланды.

ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 25 март күрсәтмәсе белән Болгар ислам академиясен төзү буенча чаралар планы расланды һәм шуның буенча оештыру комитеты булдырылды.

2016 елның 21 маенда – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул иткән көнне, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында академия төзисе урынга киләчәк буынга мөрәҗәгать язылган капсулалы истәлек ташы куелды.

Болгар ислам академиясе илнең мөселман өммәтенең интеллектуаль элитасын – ислам дине тәгълиматлары магистрлары һәм докторлары әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Анда шулай ук өстәмә белем алу мөмкинлекләре дә булдырыла.

Болгар ислам академиясе структурасы шулай ук Россия мөселман галимнәре берлеген, Мөселман дин эшлеклеләре өчен фәнни-мәгариф үзәкне, Болгар ислам китапханәсен, Составында күренекле мөселман галимнәре булган эксперт советын, Татар дини мирасны өйрәнү үзәген үз эченә алачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Торак комплексының гомуми мәйданы - 40 гектардан артык. Нәтиҗәдә, йортлар төзелеп беткәч, биредә 17 меңнән артык кеше яшәячәк. Проектта каралганча, комплексның беренче чиратына 5 йорт керә, 3есе 2016 елда файдаланышка “алып булырлык торак” форматында тапшырыла. Төзелешнең беренче чираты тулысынча 2018 елның II кварталында тапшырылырга тиеш. Хәзер балалар мәйданчыклары ясалган, спорт тренажерлары куелган, теннис кортында да эшләр тәмам булган. Якын арада 6 катлы паркинг төзеләчәк. Алга таба II чиратның 6 йортын төзергә тиеш, быел ук эшкә керешү күздә тотыла. 


МА "Татар-информ"


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 

«Тракья Гласс Рус» – «Sisecam» («Шишеджам») Төркия компаниясе белән «Saint-Gobain» («Сен-Гобен») француз компаниясенең уртак проекты. Завод төзелеш (лист) пыяласы, көзгеләр һәм өслекле пыял, җитештерү белән шөгыльләнә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 7 млрд. сум. 250ләп эш урыны булдырылган. Бер ел эчендә 250 мең тоннага кадәр продукция чыгару планлаштырыла. 

Рөстәм Миңнеханов «Тракья Гласс Рус» җитәкчелеген яңа завод ачылу белән котлады, бүген Татарстан Төркия компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде ул.    

«Соңгы елларда республикада импортны алмаштыруга юнәлгән берничә заманча югары технологияле предприятиеләр эшли башлады. Без үз ягыбыздан   әлеге проектларга ярдәм күрсәтәбез. Төркия партнёрларыбыз белән гамәлгә ашырырга җыенган проектларыбыз күп», - диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Төркия арасында аңлашылмаучылык булуга карамастан, бу илләр башлыкларына каршылыкларны җиңеп чыгу мөмкин булды. Бүген безнең Төркия компанияләре белән киләчәк уңышлы эшләребез өчен мөмкинлекләребез бар, диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Нихат Зәйбәкҗи билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу яңа заводны ачу сыман  чаралар Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга этәргеч була. Аның сүзләренчә, ноябрьдәге фаҗигале вакыйгалардан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илләр арасындагы хезмәттәшлекне торгызу өчен зур көч куйды.   

«Мондый конфликтлар ике якка да зыян сала, чөнки үзара инвестицияләрне үстерергә кирәк, - дип саный Нихат Зәйбәкҗи. – Төркия Икътисад министры үз җитештерүләрен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре территориясендә урнаштырырга теләгән инвесторларга һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Без Төркиягә үз капиталы белән килергә теләгән Россия компанияләре эшчәнлеген хупларга әзер». 

Ул шулай ук ассызыклаганча, Анкара элеккегечә үк «Төркия агымы» газ үткәргечен һәм беренче «Аккүй» Төркия АЭСын төзү проектларын хуплый.

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Нихат Зәйбәкҗи яңа предприятиенең җитештерү линияләрен карап чыктылар һәм әзер продукция үрнәкләре белән таныштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Алексей Фролов искәрткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 861 тикшерү үткәрелгән, 15 млн. 585 мең сумга 404 карар чыгарылган. "Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге" үзен-үзе җайга салу оешмасы әгъзалары булган 626 оешманы тикшергән. 

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бөтен объектларда алып барыла. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълхматлары буенча 690 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Алардан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 183 объект кабул ителгән. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2016 елда 95 гомуми белем мәктәбен, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын ремонтлау каралган иде. 6 октябрь көненә эшләр 1 объектта алып барыла (Казанның Киров районындагы гимназиядә). Фролов искәрткәнчә, капиталь ремонт эшләре укыту процессына уңайсызлык китерми. Калган 79 объектта капиталь ремонт тәмамланды. 

2016 елда мәдәният объектларын капиталь ремонтлауга килгәндә, 43 мәдәният учреждениесеннән 7 октябрьгә 1 объектта гына эшләр алып барыла, калган 42 объектта эшләр тәмамланды. 

Республикада яшүсмерләр клубларында, муниципаль берәмлекләр советлары биналарында, социаль хезмәт күрсәтү объектларында капиталь ремонт эшләре тәмланган (2016 ел программасы буенча).

Алексей Фролов торак йортларга һәм бюджет өлкәсе объектларына җылылык бирү турында да хәбәр итте. Җылылык бирү 2016 елның 13 сентяберендә башланды. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча 2016 елның 7 октябрь көненә җылылык 3 мең 208 котельняда бирелә башлаган (99,97 %). Бүгенгә Казанда Девятаев урамында 1 котельня эшләтеп җибәрелмәгән, Порт урамында ике йорт җылысыз тора. 

Рөстәм Миңнеханов җылылык бирү мәсъәләсен махсус контрольгә алырга йөкләде һәм кыска вакытта мәсьәләне хәл итүне таләп итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

1 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International