1 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры булдырылачак. Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында аның згъзаларының беренче җыелышы узды.
Очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов соңгы ун елда Татарстанда төзелеш актив үсеш ала, тармакның потенциалы зур дип билгеләп үтте. Казан инфраструктурасын әзерләү белән бәйле соңгы чаралар сәнәгать үсешенә, яңа технологияләр кертүгә этәргеч булды. Бүгенгә республикада 500 дән артык төзелеш оешмасы эшли.
Кайбер территорияләр төзелеш материаллары производстволары белән тулы, нәтиҗәдә предприятиеләрнең бер өлешенең үсеше чикләнгән, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Кластер формалаштыру кече бизнесны үстерүгә, тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә, бөтен предприятиеләрне эшләтүгә юнәлдерелгән. Бөтен предприятиеләр якындагы 5-10 елга эшчәнлекләрен планлаштырып үсеш программасы формалаштырачак дип көтелә. Кешелек капиталына зур роль биреләчәк. Яшь буынны әзерләү белән уку кластерлары шөгыльләнәчәк. Шулай ук сәнәгать белгечләренә, производстволар, хезмәт сагына җитди игътибар бирү зарур булачак.
«Сувар Девелопмет» компаниясенең генераль директоры Андрей Мочалов билгеләп үткәнчә, төбәк дәрәҗәсенең күрсәткечләренең берсе - төзелеш тармагы. Аның фикеренчә, җитештерү комплекслары арасында элемтә булдыру зарур. Кластерда катнашучылар профиль министрлыклары белән бергә эшләгән очракта үз производствосы чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеген ала.
"Безнең максат - түбән бәядән материаллар сатып алу, бу төзелеш үзкыйммәтен төшерү мөмкинлеген бирә, нәтиҗәдә күчемсез милек квадрат метры арзанаячак. Бөтен структуралар белән бергә команда булып эшләгән очракта гына үз предприятиебез эшен яхшырта һәм республиканы яңа дәрәҗәгә чыгара алабыз", - дип билгеләп үтте А. Мочалов.
«Кама кластер үсеше үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Ленар Әхмәтов кластер үсеше концепциясен презентацияләде.
Очрашу азагында кластерны формалаштыру концепциясен кабул иттеләр, Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының сәнәгать эшчәнлегендә катнашу турында «СД кластер» ҖЧҖ махсус оешмасы белән килешү имзаладылар. Килешүгә 25 компания имза салды.
МА "Татар-информ"
атарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 861 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 15,6 млн. сумга 404 карар чыгарылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 30 сентябренә Татарстанда 1 млн. 732,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (үткән елның шушы чорына карата 103 %)
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт гамәлгә кертелгән.
Программаның 114 төзелүче объектыннан 90 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә –18 объект, 6 объектта эшләр күп әле.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 157 ветеран өчен 24 йорт төзелә.
Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 331 ятим балага торак урыннарын бирү өчен сату-алу дәүләт контрактларын төзүгә торглар уздыру буенча документлар пакетын әзерләгән. 1 октябрьгә 20 торак урыны ДТФда теркәлгән; 51 торак урыны Татарстан Республикасы милкенә сатып алынган, шулардан 50 се махсуслаштырылган торак фонды наемы шартнамәсе буенча ятим балаларга бирелгән.
5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификаттан 19 сертификат реализацияләнгән.
Моннан тыш, 2016 елда республикада 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителгән.
2016 елның 1 октябренә Татарстанда социаль-мәдәният объектлары төзү буенча 4 республика программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырылган. Болар: авыл клублары төзү программасы, Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт, муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Алабуга шәһәрендә Кече Покровский урамында урнашкан , 3 нче һәм 4-нче номерлы ике 60 фатирлы “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы буенча төзелгән торак йортлар төзелеше тәмамлана. Генераль подрядчы – "СтройСервис" ЯАҖ.
Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан тикшерү төгәлләнде, инспектор тикшерүе нәтиҗәләре буенча кайбер кисәтүләр ачыкланган. Кисәтүләр төзәтелгәннән соң, йомгаклау тикшерүе үткәрелә, шуннан соң социаль программалар буенча төзелгән фатир ачкычлары хуҗаларына тапшырылачак.
Хәзерге вакытта тагын ике йорт төзелеше дәвам итә, аларны киләсе елга тәмамларга планлаштырыла.
2016 елның 3 июлендә № 372-ФЗ “Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде. Закон төзелеш өлкәсендә хокукый җайга салу тармагында җитди үзгәрешләр кертелде, бигрәк тәүз эшчәнлеген җайга салучы оешмалар һәм әгъзаларының мөнәсәбәтләрен тәртипкә өлкәсендә.
Үзгәрешләр белән тулырак биредә танышырга мөмкин
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Әңгәмә барышында яклар шәһәр тирәлеген үстерү өлкәсендәге үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, бүген Андрей Чибис республикада «Парклар һәм скверлар» һәм «Су саклау зоналары» программаларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашачак.
Моңарчы Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Татарстан Республикасының берничә районы өстеннән очып узды һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән танышты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 төзелүче объектыннан 85 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә; уртача дәрәҗәдә – 23 объект; 6 объектта эшләр бик күп әле.
2016 елга аренда торагы программасы буенча 14,4 мең кв. метр мәйданы булган 22 торак йорт гамәлгә кертелгән.
Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2016 елның 17 сентябренә Татарстан Республикасы торак алучылар исемлегенә быел 311 кеше кертелгән, 20 торак урынына ДТФ милекчелеге хокукы теркәлгән, торак урыннарын республика милкенә тапшыру акты имза салу стадиясендә. Моннан тыш, 51 торак урыны Татарстан Республикасы милкенә сатып алынган, шуларның 48е махсуслаштырылган торак фонды наемы буенча ятим балаларга бирелгән.
5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында рәсмиләштерелгән 42 сертификатның 12се гамәлгә ашырылган.
2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 41 йортның 29ы әзер диярлек, уртача әзерлектә - 12 йорт.
Аз катлы төзелеш өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп, республика буенча 9 мең йорттан 6 мең 633 эксплуатациягә кертелгән.
«2016 елга авыл клублары» программасы буенча 16 сентябрьгә 45 объектның 44ендә эшләр төгәлләнгән. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бер калган объект та тәмамланып килә (Казандагы Чыңгыз поселогы).
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук участок ветеринария пунктларын төзү, сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү һәм төзелеш өлкәсендәге башка программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Аерым алганда, «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» программасы 2016елның 16 сентябренә күрсәткечләр буенча тәмаланган инде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.
Илдар Халиковны район башлыгы Сергей Димитриев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев озата йөрде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, Кукмара районы һәр ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. “Кайсы гына тармакны алсак та, эшләрегез гөрләп бара. Мәгариф өлкәсендә республика күләмендә бишенче, ә авыл районнары арасында беренче булу – бу югары дәрәҗә. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышларыгыз горурланып сөйләрлек. Яңа иҗат йорты балаларның талантларын барлау юнәлешендә күп еллар хезмәт итәр дип ышанам”, - диде ул.
Без республика программаларының барысында да катнашып киләбез. Быел да дүрт мәктәп төзекләндерелде, яңа мәдәният йортлары ачылды, тротуарлар, юллар ясалды. Авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла, дип хәбәр итте Сергей Димитриев.
Аннан соң яңа социаль объектның нигез ташын салу тантанасы узды. Генераль подрядчы сүзләренчә, төзелеш эшләрен бер елдан төгәлләү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “Хезмәт даны” газетасы материаллары буенча.
Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.
Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.
Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
"Ел башыннан алып Дәүләт хезмәт инспекциясе Дәүләт төзелеше күзәтчелеге хезмәте белән бергә 748 тикшерү үткәргән. 366 карар чыгарылган. Үз эшчәнлекләрен үзләре көйләүче оешма составындагы компанияләрдә 535 тикшерү үткәргән. Торак инспекциясе Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 3083 инспекцион тикшерү үткәргән", - дип хәбәр итә докладчы.
Узган ел белән чагыштырганда хокук бозу очраклары азрак теркәлә, әмма бәхетсезлек очраклары булып тора, диде министр. "Җәй эссе һава шартлары булу сәбәпле, туфрак каты булуына күнеккәннәр. Яңгырлы сезон башлану Чаллыда бәхетсезлек очрагына китерде. Грунт ныгытылмаган булган. Нигезне ныгытмау фаҗигагә китерде", - дип билгеләп үтте Фәйзуллин.
Һәлакәтне тикшергәндә документларны рәсмиләштерүдә дә хокук бозу очраклары булуы ачыкланды. Һәлак булучылар хезмәт килешүе төзелмичә генә җәлеп ителгән белгечләр булган, заказчы ниндидер сәбәпләр аркасында алар белән килешү төземәгән.
"Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Кызганыч, подрядчылар белгечләр белән тиешле килешү төземичә махсус эшләр үтәүгә җәлеп итә. Бюджет проектлары гына түгел, ә коммерциялеләр дә белгечләр белән законлы төстә эшләргә тиеш", - диде Миңнеханов. Россия Тикшерү комитетының эш бирүчене җаваплылыкка тарту турындагы инициативасын хуплавын белдерде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры үз чиратында муниципаль комиссияләргә бөтен объектларны планнан тыш тикшерүләр үткәрергә карар бирде.
Аның сүзләренчә, гомумән, Татарстанда төзелеш программалары график буенча бара. Капиталь ремонт программасы буенча республикада 830 күп фатирлы йортта яшәүче 194,5 мең кеше яшәү шартларын яхшырта. Мәктәп, ресурс үзәкләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт тәмамланган диярлек. 2016 ел программасына кертелгән 43 мәдәният объектында 42сендә ремонт төгәлләнгән.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.
"Татар-Информ" МА
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләренең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган.
919,26 кв.метр мәйданлы яңа офис бинасын төзү һәм реконструкцияләү – Инженер үзәген төзекләндерүнең беренче этабы. Киләчәктә яңа лаборатор корпус төзү планлаштырыла, анда 15 аккредитацияләнгән лаборатория күчәчәк.
Бинаны караганда Рөстәм Миңнехановка энергосистемаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүнең комплекслы алдынгы алымнарын күрсәттеләр.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инжинирингны үстерү – эре югары технологияле предприятиеләрне үстерү нигезе.
«Әгәр энергокомпанияләребез барысын да читтән сатып алсалар – бернинди акча да җитмәячәк. Иң мөһиме – бүген без җибәргән хаталарны киләчәктә төзәтүе кыен булырга мөмкин», - диде ул.
«Сезнең оста һөнәри инженерлар командагыз, алга киткән инфраструктурагыз, 15 заманча лабораториягез бар. Тагын да алга таба барырга кирәк. Татарстан компанияләрен генә күздә тотарга кирәкми: сез аларда үз эшләнмәләрегезне сынап карый аласыз. Параллель рәвештә чит илләр партнёрлары белән дә хезмәттәшлек итәргә һәм республикадан читтә дә базарлар табарга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов республика энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.