2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
«Фаҗигаләр Чаллыда һәм Әтнә районында артты, әлегә кадәр аларда бәхетсезлек очраклары булганы юк иде», – дип билгеләп үтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ул булган фаҗигаләрнең сәбәпләре статистикасын атады: «Тугыз очрак – биеклектән егылу, хәрәкәт итә торган һәм оча торган әйберләр нәтиҗәсендә – җиде очрак, төзелеш мәйданнарында юл-транспорт һәлакәте – биш очрак, убылу һәм җимерелү нәтиҗәсендә – дүрт очрак, газ белән агулану – бер очрак».
Министр район башлыкларына һәм оешмаларның үзләренә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны көчәйтергә, ә күзәтү органнарына активлыкны арттырырга тәкъдим итте.
МА "Татар-информ"