Инспекциягә 88 фатирлы 4 нче һәм 5-нче номерлы торак булмаган бүлмәләр белән булган, Казан шәһәре М. Гафури урамында урнашкан торак йортлар төзелеше тәмамлану турында килгән хәбәрләмә нигезендә ТР ДТК Инспекциясе төзелеш тәмамланган обүектын тикшерү уздырды, тикшерү нәтиҗәләре буенча, төзелештә бозулар ачыкланмады. ТР ДТК Инспекциясе үзгәртеп кору һәм капиталь төзелеш объектларын күзәтү төбәк органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан төзелеш тәмамлануга кадәр күзәтте. ТР ДТКИ тарафыннан төзелеш барышында моңа кадәр ачыкланган кисәтүләр һәм хокук бозу вакытында читләштерелгән. Торак йортларны Төзүче - " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды".
Әлеге төзелеш объекты техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килә. Хәзерге вакытта ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.
Йортлар социаль ипотека һәм авария хәлендәге торакны бетерү программалары буенча төзелгән.