Казан Олимпия резервы училищесының йокы корпусын реконструкцияләү төгәлләнде

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген, 14 июньдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан олимпия резервы училищесы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең йокы корпусының үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Объект Казанның Горький шоссесы урамында урнашкан. Бинада бүлмәләр, ашханә, медпункт, укучылар белән методик эш өчен бүлмәләр урнаштырылган. Объектның гомуми мәйданы 2621,3 кв.метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International