2019 елның сентябренә «Салават Күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен тәмамлау планлаштырыла

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең «Салават Күпере» микрорайонында урнашкан 8-9 нчы төзелеш номерлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше барышын тикшерде. 5248 квадрат метр мәйданлы яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән.

Инспекция хезмәткәрләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзегәндә башкарылган эшләрнең сыйфатын, бинаның проект документларының таләпләренә туры килүен тикшерде.

Хәзерге вакытта объектта элеп куела торган фасадны урнаштыру, эчке бизәкләү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, идәнне тарттыру эшләре бара.

Казанда «Салават Күпере» микрорайоны территориясендә барлыгы 3 мәктәпкәчә учреждение төзелә, аларны 2019 елның сентябренә тапшырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International