Бүген Казанда алданган өлешчеләрнең чираттагы проблемалы объекты – Ротор урамындагы «Симфония» торак комплексының дүртенче йорты тапшырылды. Төзелешне тәмамлау өчен «Фон» өлешчеләре торак-төзелеш кооперативы төзегән. 180 фатирга исәпләнгән Ротор ур., 27а адресы буенча урнашкан йорт 2014 елда төзелә башлана. 2015 ел ахырында объекттагы төзелеш эшләре, барлык торак комплекстагы кебек үк, төзүче – «Фон-Ривьера» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөлгенлегенә бәйле рәвештә туктап калган. Йортны «Бриз» төзелеш компаниясе төзеп бетерә, объектта эшләрне тәмамлау өчен өлешчеләр «Возрождение-4» торак-төзелеш кооперативы төзегәннәр. Искәртеп узабыз, моңа кадәр «Бриз» катнашында шундый ук схема буенча «Симфония» торак комплексының өч йорты тапшырылган иде, аларның соңгысы узган елның декабрь азагында файдалануга тапшырылды. Барлыгы 96 бер бүлмәле, 48 ике бүлмәле һәм 36 өч бүлмәле фатир. Йорттан ерак түгел 156-нчы номерлы балалар бакчасы урнашкан, мәктәп төзү планлаштырыла. Йорт яны территориясендә 52 парковка урыны булдырылган, моннан тыш, комплекс халкы өчен 362 машинага күп катлы паркинг оештырылган. Планлаштыру проекты буенча монда тагын бер күп катлы паркинг төзү каралган. Якын арада күрше «Возрождение» торак комплексында соңгы йорт файдалануга тапшырылачак. Әлеге торак комплексның өч йорты элек «Симфония» торак комплексы составына кергән иде. 2016 елда алар килешү буенча «Фон» карамагыннан чыгарылды һәм «Бриз» төзелеш компаниясенә тапшырылды, шул ук елның көзендә объектларда эшләр башланды.
Ротор ур., 27в адресы буенча урнашкан өч йортның беренчесе 2018 елның февралендә, икенче йорт узган елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Өченче йортта 505 фатир бар, шул исәптән 87 фатир - өлеш кертеп фатир алучыларныкы. Казанда хәзерге вакытта алданган өлешчеләрнең берничә проблемалы объектында эшләр алып барыла: Чистай урамындагы 68-нче кварталда «Маг-строй» йортында, Нокса авышлыгы буенча «Фон»ның «Молодежный» торак комплексындагы беренче йортта. Четаев урамындагы «Свей» торак комплексының өченче йортында проект документациясен әзерләү бара. Тиздән «Фон»ның тагын бер йортын - «МЧС» торак коплексының икенче йорты төзелешен яңарту планлаштырыла.
KZN.RU портал материаллары буенча
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Бюллетеньдә корупциягә каршы көрәш өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырыла.
Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү, республика халкында терроризм идеологиясен тотрыклы кабул итмәүне үстерүгә юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Экстремизмга-юк!» ункөнлеге игълан ителде.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.
Бу хакта Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2019 елда Татарстанда 42 районда 942 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, дип искә төшерде Ирек Фәйзуллин.
«Демография» проекты кысаларында 2018-2019 елларда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Шуларның 22се файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган инде. Калган 8 объектта әле эшләр бара.
Яр Чаллыда һәм Азнакайда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектларның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирде.
2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә Административ хокук бозулар һәм Инспекциянең түләүләрен администрацияләү турындагы эшләр каралды, хокук идарәсенең административ практика бүлегенең территориаль органнарга күчмә тикшерү нәтиҗәләрен, җирле үзидарә органнарының күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) вәкаләтләрен гамәлгә ашыруын контрольдә тоту нәтиҗәләре тикшерелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов социаль әһәмияткә ия объектларда төзелеш эшләренең барышы белән танышты.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның 93 нче гимназиясе, «СоЛНце» мәктәбе һәм Родина урамы буенча урнашкан балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Замбези елгасы» Казан зоопаркында булды. Бүгенгә объектта төзелеш эшләре тәмамланган. Хайваннар өчен вольерлар буш әле: аларны бер атнадан китерәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов зоопарк территориясен, вольерларны карап чыкты. Казан зооботбакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, «Замбези елгасы»нда Африкадан китерелгән хайваннар гына яшәячәк. Шулай ук ул булачак ял паркын төзекләндерү һәм дару үләннәре ботан бакчасын кору планнары турында да сөйләде.
«Моның белән эш бетми әле. Бу – безнең тарихи өлешебез, без аны кунакларыбыз, иң мөһиме республика кешеләре горурланырлык хәлгә китерәчәкбез», - диде ТР Президенты.
Казани мэры Илсур Метшин Татарстан Президентына бу проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, объект ел ахырында ачылырга тиеш. Әлегә хайваннар карантинда.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
2019 елның 27 августында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килү-килмәве турындагы бәяләмә белән раслады.