2019 елның 27 августына Татарстанда 12 яңа балалар бакчасы һәм 4 мәктәп ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның 93 нче гимназиясе, «СоЛНце» мәктәбе һәм Родина урамы буенча урнашкан балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирде

2019 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның 93 нче номерлы гимназиясе, «СоЛНце» мәктәбе һәм Родина урамы буенча урнашкан балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

93 нче номерлы гимназия Кызыл Позиция урамы, 37 нче йорт буенча урнашкан, 3 катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 1949 кв.метр тәшкил итә. «СоЛНце» гомуми белем бирү мәктәбенә янкорма Кави Нәҗми урамы,18 нче йортта урнашкан, дүрт катлы бинаның мәйданы – 2491,30 кв.метр. Ярашлылык турында  бәяләмәне шулай ук Родина урамында урнашкан 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасына да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International