Чаллы һәм Азнакайда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда һәм Азнакайда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектларның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирде.

Балалар бакчаларында кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә учреждениедә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр үткәрү өчен бүлмәләр һәм медицина блогы бар.

Янәшәдәге территориядә түбәле уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары булдырылган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль әһәмияткә ия объектлардагы эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International