Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпләр төзелеше” дигән яңа программага анонс ясады, ул 2016 елдан старт алачак. Министр билгеләп үткәнчә, программа федераль үзәк белән республика тарафыннан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырылачак. Барлыгы исә шушы максатларда бөтен илдә киләсе ел өчен РФдә 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстанның күпме өлеш кертәсе әлегә билгеле түгел. Ләкин, министр белдергәнчә, беренче транш инде гыйнварда ук бирелергә тиеш.
Моннан тыш, министр балалар бакчаларын төзү буенча программаның тәмамлануы хакында җиткерде. 3 ел эчендә, министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 35 мең тирәсе урын булдырылган.
“Татар-информ” МА материаллары нигезендә
Казанда РФА яшь галимнәре һәм белгечләре өчен 88 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 6361,4 кв.метр.
Бу елда Казанда социаль объектларны төзү буенча каралган барлык программалар үтәлгән. Шәһәрдә 20 балалар бакчасы, 18 спорт мәйданчыгы, физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы, ябык боз шугалагы, 1375 укучы белем алырлык мәктәп һәм социаль ипотека программасы буенча 5 йорт төзелгән. Казан Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигулин елның төзелеш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга торак төзелешенә җитдирәк игътибар итәргә һәм гражданнар өлешләп инвестицияләр кертеп төзелүче объектларны тәмамлау эшләрен контрольдә тотарга өндәде.
Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.
Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде.
“Иннополис” махсус икътисад зонасындагы медицина үзәге ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 6334,3 кв.м.
2015 елның 11 аенда (гыйнвардан башлап ноябрьгә кадәрге чорда) ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе республиканың төзелеш объектларында 4147 мәртәбә тикшерү үткәрде, нәтиҗәдә 1660 административ хокук бозу очрагы ачыкланды (беркетмәләр төзелде). 2015 ел башыннан бирле ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе барлыгы 1653 төзелеш объектында күзәтчелек эшләрен алып барды.
Яшел Үзән шәһәрендә Төзүчеләр проспекты буенча 19 номерлы йортка күченүчеләргә ачкычлар тапшырылды, әлеге торак йорт гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча социаль программалар нигезендә төзелгән. Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча 39 фатирда яшәүче күчерелгән, 3 фатир Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм 11 фатир социаль ипотека программасы буенча тапшырылган.
Торак йортны ачу тантанасында ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин катнашты.
Әлеге 9 катлы 105 фатирлы йорт гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен төзелгән. Торак биналарның гомуми мәйданы 5818 кв.м. тәшкил итә. Фатирлар чиста төзеклек белән башкарылган.
ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин торак программаларын үтәүнең әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул яңа күченүчеләрне котлады, аларга яңа торакларында бәхетле гомер теләде.
Тантанадан соң мактаулы кунаклар бер фатирны карады һәм биредә яшәячәк кешеләр белән аралаштылар.
ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр проспектында урнашкан 105 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Аварияле торактан күчерү программасы буенча торгызылган торак йортның төзүчесе – "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы торак фонды".
ТР ДТКИ матбугат хезмәте