“Иннополис” махсус икътисад зонасындагы медицина үзәге ярашлылык турында бәяләмә алды

2015 елның 18 декабре, җомга

“Иннополис” махсус икътисад зонасындагы медицина үзәге ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 6334,3 кв.м.

         Исегезгә төшерәбез, Иннополис проектының төп максаты – 2030 елга кадәр Казан янәшәсендә югары технологияләр тармагын үстерү һәм илкүләм һәм төбәк икътисадын диверсификацияләү өчен кирәкле булган төп ресурс – квалификацияле белгечләрнең югары тормыш дәрәҗәсенә һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә сыйфатлы әзерлек тәэмин итүче җитеш һәм нәтиҗәле шәһәр экосистемасы төзү.

 

                                                    Фото innopolis.ru рәсми сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International