ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Инспекциягә 88 фатирлы 4 нче һәм 5-нче номерлы торак булмаган бүлмәләр белән булган,  Казан шәһәре М. Гафури урамында урнашкан торак йортлар төзелеше тәмамлану турында килгән хәбәрләмә нигезендә ТР ДТК Инспекциясе төзелеш тәмамланган обүектын тикшерү уздырды, тикшерү нәтиҗәләре буенча, төзелештә бозулар ачыкланмады. ТР ДТК Инспекциясе үзгәртеп кору һәм капиталь төзелеш объектларын күзәтү төбәк органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан төзелеш тәмамлануга кадәр күзәтте. ТР ДТКИ  тарафыннан төзелеш барышында моңа кадәр  ачыкланган кисәтүләр һәм хокук бозу вакытында читләштерелгән. Торак йортларны Төзүче - " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды".

Әлеге төзелеш объекты техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килә. Хәзерге вакытта ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.

Йортлар социаль ипотека һәм авария хәлендәге торакны бетерү программалары буенча төзелгән.


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә киңәшмәне хезмәтне саклау мәсьәләсеннән башлады. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1398 тикшерү уздырылган, 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. 2016 ел башланганнан бирле хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан өч оешма буенча административ материаллар суд органнарына җибәрелгән. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 734 әгъзасына тикшерү уздырылган. 

2016 елның  11 ноябренә республикада 1 млн. 929,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, дип белдерде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 234,3 мең кв. метр булган 4204 фатирлы 126 йорт файдалануга тапшырылды. 2016 елга объектларны тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән исемлек нигезендә ел азагына кадәр гомуми мәйданы 279,6 мең кв. м булган 5220 фатирлы 109 йорт эксплуатациягә кертелергә тиеш.

2016 елга аренда торагы төзү программасы буенча пландагы объектлар төгәлләнәчәк һәм эксплуатациягә тапшырылачак. 2016 елның 11 ноябренә 30 йортка кешеләр күчкән инде (мәйданы – 21,2 мең кв. метр).

Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм аларга тиңләштерелгән затлар өчен торак төзү программасы турында җентекләп сөйләде. Мондый балаларга торак Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы белән ТР ДТФ арасында төзелгән контрактта ятим балалар өчен 311 торак урыны бирү  каралган. 130 торак урыны Татарстан Республикасы милекчелегенә сатып алынган һәм ятим балаларга яллау шартанамәсе буенча тапшырылган. Тагын 181 торак урынын 1 декабрьгә кадәр бирү планлаштырыла.

2016 елның 11 ноябренә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча рәсмиләштерелгән 42 сертификаттан 30 сертификат реализацияләнгән.

Моннан тыш, 2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2016 елда 99 йорт тапшыру планлаштырыла, шуларның 66сы файдалануга тапшырылган.  Бүгенгә 33 күп фатирлы инвестицион йорттан 28е әзер диярлек; 5 йорт – уртача әзерлектә.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) пландагы 9 000 йорттан 8150 йорт гамәлгә кертелгән, калганы – 850 йорт әле.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


5
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Бу мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада капиталь ремонт эшләре 41 муниципаль райондагы 876 күп фатирлы торак йортларда алып барыла. Тулы күләмдә эшләр 771 объектта тәмамланган, шул исәптән ТР ДТИ тарафыннан 323 күп фатрилы торак йорт кабул ителгән. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов объектларны төзү буенча подряд оешмаларның бурычларын башкарулары турында сорашты. 

Шуннан Ирек Фәйзуллин учреждениеләр, ресурс үзәкләр (колледжлар), мәдәният объектлары төзелеше турында хәбәр итте. Капиталь ремонт 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 15 коррекцион мәктәптә, 79 гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт тәмамланган. 

Моннан тыш, 8 ресурс үзәктә капиталь ремонт тәмамланган. 

Капиталь ремонтлау каралган 43 мәдәният объектыннан эшләр 42 объектта тәмамланган (3 ноябрь көненә эшләр 1 объектта алып барыла). 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина

 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Киләчәктә дәүләт программасына кертелгән барлык төзелеш материалларын сатып алу бары тик Биржа мәйданчыгыннан гына чыгарылачак. 
Төзелеш материалларын җитештерүчеләргә акредитация процедурасын bp.zakazrf.ru сайтыннан узарга кирәк. Әлеге процедура түләүсез.
Биржа мәйданчыгының "Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы" операторы булып тора. Техник ярдәм телефоны АГЗ РТ (843) 212-24-25.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Минем автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Менә инде ничә ел Татарстан Республикасында барлык планлаштырылган бурычлар тормышка ашырыла һәм хәтта арттырып үтәлә. Бу бигрәк тә 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы ДЧ кебек җитди проектларны гамәлгә ашырганда ачык күренде. Быел да безнең юл хезмәткәрләре яңа технологияләр, заманча җиһазлар, юл материаллары кулланып, бик күп әһәмиятле, файдалы эшләр башкаралар. Бүген Казан һәм гомумән Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килүчеләрнең республикадагы юлларның сыйфатын яхшы бәяләве белән горурлана ала”.

Аерым рәхмәт сүзләрен ул бу тармакның ветераннарына белдерде.

Илдар Халиков иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләр “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук РФ транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих чыгыш ясады. Ул Татарстанның барлык транспорт комплексын ирешелгән уңышлары белән котлады һәм иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР Транспорт министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.

Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елның 28 октябренә республикада 1 млн 857,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 216,4 мең кв. м булган 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.

Ирек Фәйзуллин ятимнәргә биреләчәк торак турында җентекләбрәк сөйләде. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган.

Шулар исәбендә 8 шәхси йорт бар; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булмаган 23 күп фатирлы йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булган 23 күп фатирлы йорт бар. Объектларда төзелеш төрле стадиядә бара: 2 объект урта әзерлек дәрәҗәсендә; 13 объект  югары әзерлек дәрәҗәсендә; 2 объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән; 37 объект файдалануга тапшырылган.

Илдар Халиков ятимнәргә бирелүче торак мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм программа үтәлешен билгеләнгән вакытка тәэмин итәргә чакырды.   

Инвестицияләр исәбенә төзелүче күп фатирлы тораклар программасы буенча 34 объектның 27се югары әзерлектә,  7 йорт уртача әзерлектә. 

Аз катлы йортлар төзелешенә килгәндә, республика буенча 9 мең йортның 7 737се файдалануга тапшырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды. 

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык балалар да күрше мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган, анда алар түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүләрен дәвам итәләр. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тиз араларда «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге мәсьәләсен хәл итәргә, аерым алганда, Казанда бу үзәк өчен яңа бинарга табарга  кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган, 16 млн. 70 мең сумлык 422 карар чыгарылган.

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәп ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 балалар бакчасы. Бүгенгә барысы да файдалануга тапшырылган диярлек. Эшләр 1 объектта алып барыла – Казанның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә.

Моннан тыш, Татарстанда балалар өчен савыктыру лагерьларында (9 объект), булдырылучы ресур үзәкләрендә (8 колледж), яшүсмерләр клубларында (26), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарында (78), Татарстан Республикасы социаль яклау учреждениеләрендә (28) капиталь ремонт тәмамланган. 43 мәдәният учреждениенең 1 сендә эшләр дәвам итә.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча барлык объектларда да эшләр дәвам итә. Кайбер мунициципаль районнар артта кала, Зеленодольск районында эшләр яртылаш кына башкарылган – 56,4%.    

Азакта Татарстан Президенты «Салават Күпере» ТКдагы озакка сузылган төзелеш мәсьәләсенә тукталды. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төзелеш  мәйданнарындагы ситуация ел башланганнан бирле үзгәрешсез кала. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның фәтвасы юк. Хәл ителешен табыгыз, кирәк дисәгез – подрядчикларны алмаштырыгыз. Әмма торакны тапшырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра. Шул рәвешле, әлеге форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерләшүе мәйданчыгы булыр дип күзаллана.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. 

«Фаҗигаләр Чаллыда һәм Әтнә районында артты, әлегә кадәр аларда бәхетсезлек очраклары булганы юк иде», – дип билгеләп үтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ул булган фаҗигаләрнең сәбәпләре статистикасын атады: «Тугыз очрак – биеклектән егылу, хәрәкәт итә торган һәм оча торган әйберләр нәтиҗәсендә – җиде очрак, төзелеш мәйданнарында юл-транспорт һәлакәте – биш очрак, убылу һәм җимерелү нәтиҗәсендә – дүрт очрак, газ белән агулану – бер очрак».

Министр район башлыкларына һәм оешмаларның үзләренә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны көчәйтергә, ә күзәтү органнарына активлыкны арттырырга тәкъдим итте.


МА "Татар-информ"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International