Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Яңарыш» фонды башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Мастерская архитекторов Хакимовых» ҖЧҖ, «Грань» төзелеш компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка кунакханә комплексын төзү проекты кысаларында эскизлар вариантлары, шул исәптән булачак люкс классындагы кунакханә холлары, конференц-зал, рестораннар, кунакханә номерлары, спа-зоналар, бассейн эскизлары вариантлары тәкъдим ителде, шулай ук уникаль мунча киңлекләрен формалаштыру, бүлмәләрне декорацияләү, дизайнда көнчыгыш элементларын файдалану буенча заманча алымнар куллануның бөтендөнья тәҗрибәсе күрсәтелде.
Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күбрәк җәлеп итәчәк. Төп үзенчәлекләрнең берсе – уникаль мунча комплексы. Мунча комплексын проектлау XIV гасыр мунчалары үрнәкләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проектны нигез итеп алырга мөмкин. Шулай ук ул ассызыклаганча, хәзер проектка карата кисәтү һәм хәтта тәнкыйть сүзләрен ишетү өчен бәйсез экспертларны чакырырга кирәк. Аның сүзләренчә, бу киләчәктә дизайн вариантларын, мунча комплексын идеологиясен һәм башка мәсьәләләрне төгәлрәк әзерләргә ярдәм итәчәк.
Искәртәбез, кунакханә комплексы төзелеше нигезенә беренче таш 2015 елның апреле азагында салынган иде. Проект инвесторлары – «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре. Компания идарәчесе итеп Кorston Group компаниясе билгеләнде.
Элегрәк интернет-тавыш бирү юлы белән кунакханә комплексы исеме – «Кол Гали» (шагыйрь Кол Гали хөрмәтенә) сайланган иде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Бу чара “Корстон” (Казан) комплексында узды.
Илдар Халиков тантанада катнашучыларның барысын да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән предприятиенең юбилее белән котлады. Аның сүзләренчә, 75 ел – бу бик лаеклы юбилей.
Институтның бай тарихы бар, ул илебез тарихы, сәнәгать үсеше, дәүләт оборонасын ныгыту белән аерылгысыз бәйләнгән.
Аерым рәхмәт сүзләрен Илдар Халиков катлаулы елларда легендар Гипронииавиапром коллективын саклап кала алган предприятие ветераннарына белдерде.
ТР Премьер-министры Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен – “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстанның атказанган төзүчесе”, “Татарстанның атказанган архитекторы”, “Татарстанның атказанган экологы” мактаулы исемнәре, Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кунаклар алдында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
«Алабуга СМҮ» инвесторлары – «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ – Россия Федерациясе территориясендә иң эре металлургия комбинаты һәм «Джошкуноз» Төркия компаниясе (гамәлдәге МИЗ резиденты). Инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн. сум. Резидент өчен җитештерү мәйданнарын «Алабуга» МИЗ идарәче компаниясе үз акчаларына төзиячәк, бәясе якынча 670 миллион сум дип фаразлана.
Яңа завод автомобиль сәнәгате ихтыяҗлары өчен корыч эшләнмәләр (бланклар) җитештерәчәк. Ford Sollers өчен штампланган детальләр китереп торучы «Джошкуноз» компаниясе, чимал китереп торучы «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ берлектә, әлеге проектның инициаторлары булдылар.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел үсә бара. Бүген ике төбәк арасындагы гомуми товар әйләнеше 35 млрд. сум тәшкил итә. Һәм «Алабуга» МИЗ территориясендәге бу яңа завод – багланышларны ныгытуга таба тагын бер адым булачак.
«Бу – уникаль проект. Махсус икътисадый зона проектны гамәлгә ашыру бинасын төзиячәк, Магнитогорск металлургия комбинаты – чимал китереп торучы да, инвестор да, ә "Джошкуноз" компаниясе бу эшләнмәләрне төп кулланучы булачак. Татарстан Республикасы проектка төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк», - диде Татарстан Президенты.
«"Алабуга" МИЗ бүген Россиянең иң яхшы инвестицион мәйданчыгы дип санала. Татарстан бу махсус зонасы белән горурлана ала. Без үз чиратыбызда Россия Федерациясенең кара металлургия флагманы – Магнитогорск металлургия комбинатыбыз белән горурланабыз, - диде Борис Дубровский. - Ышанам, "Алабуга" СМҮ" уңышлы булачак».
Виктор Рашников билгеләп үткәнчә, соңгы еллардагы масштаблы инвестицияләр нәтиҗәсендә Магнитогорск металлургия комбинатында берничә уникаль куәт булдырылган. Шул исәптән 2000 салкын прокат станы комплексы.
«Әлеге продукция сыйфаты илебездәге, шулай ук чит илләрдәге автоҗитештерүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә, - диде В. Рашников. - Яңа завод - "Джошкуноз" компаниясе белән уртак проектыбыз. Аларның штамплау буенча өр-яңа технологияләре һәм безнең югары сыйфатлы металл югары сыйфатлы җитештерү булдырырга ярдәм итәчәк».
Җитештерү күләме елына 41,5 мең тонна әзер продукция, перспективада – елына 60 мең тонна. Заводны эшләтеп җибәрү срогы – 2018 елның 1 нче кварталы.
Тантана азагында Татарстан Президенты һәм башка мәртәбәле кунаклар автомобильләрнең миниатюр капотларын цементка салдылар, һәм шуның белән яңа завод төзелешенә старт бирелде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Борис Дубровский һәм Виктор Рашников «Джошкуноз Алабуга» һәм «Форд Соллерс Алабуга» заводларына юнәлделәр.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2016 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 2015-2020 елларга “Торак” программасында каралган гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар төгәлләнгән.
Министр төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлнең торышы турында сөйләде. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 1536 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн 531 мең сумга 497 карар чыгарылган.
2016 елның 9 декабренә республикада 2 млн 112,1 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, республиканың 24 муниципаль районында торакны тапшыру буенча эш дәвам итә, дип белдерде министр.
Социаль ипотека программасы буенча 4 мең 773 фатирлы гомуми мәйданы 272,2 мең кв метр булган 159 йорт файдалануга тапшырылган. 2016 ел азагына кадәр 4 мең 473 фатирга исәпләнгән 215,9 мең кв метр мәйданлы 83 йортны тапшыру планлаштырыла. Шулардан 39 объектта төзелеш төгәлләнгән инде, 43 объект югары дәрәҗәдә әзерлектә, 1 объект урта дәрәҗәдә әзерлектә.
Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм караучысыз калган балаларның торак белән тәэмин итү өлешендә хокукларын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2016 елның 9 декабренә Татарстанда 311 торак бинадан 290 торак бина ятим балаларга махсуслаштырылган торак фондының найм килешүе буенча тәкъдим ителгән. Тагын 21 торак бинаны 15 декабрьгә кадәр найм килешүе буенча бирү планлаштырылган.
Илдар Халиков ятим балаларга торак 2016 ел программасы буенча вакытында бирелергә тиеш, дип белдерде.
Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 42 сертификаттан 9 декабрьгә 40 сертификат гамәлгә ашырылган. 21 муниципаль берәмлектә бу чаралар төгәлләнгән.
Күп фатирлы инвестицион торак программасына килгәндә, бүгенге көнгә 2016 ел азагына тапшыруга планлаштырылган 22 күп фатирлы инвестицион торак югары дәрәҗәдә әзерлектә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча даими эш башкара.
Инспекциядә коррупциягә каршы көрәш чаралары ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программа нигезендә оештырылды.
Ведомствода коррупциягә кагылышлы хокук бозуларны кисәтү буенча эшне тикшереп торучы дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлегеннән җаваплы белгеч сайланды. Аерым алганда, ул хезмәткәрләрдә коррупциягә карата битараф булмау мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Ведомствоның вазифаи затлары арасында мөмкин булган коррупция күренешләренә оператив йогынты ясау өчен интернет-кабул итү эше оештырылды һәм коррупция чагылышлары турында хәбәр итү өчен “ышаныч телефоны” эшли: 8 (843) 238-33-79.
Шулай ук Инспекциядәге вазифаи затлар арасында коррупция күренешләре турында Инспекция җитәкчелеге шәхси кабул иткәндә хәбәр итәргә мөмкин, “коррупция юнәлешендәге фактлар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен әрҗә”дә хәбәр калдырырга була, ул Инспекциягә керү юлында беренче катта урнашкан.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе фойесында мәгълүмат стенды бар, анда дәүләт гражданлык хезмәте турында, коррупциягә каршы көрәш турында законнарга кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр хакында, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә кабул ителә торган эчке норматив документлар турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук биредә коррупциягә каршы юнәлдерелгән бюллетеньнәр, плакатлар һәм белешмәлекләр, коррупция очраклары турында хәбәр итү ысуллары турында мәгълүмат эленгән.
Инспекциядә коррупциягә каршы башкарыла торган бөтен эшчәнлек хакында мәгълүмат рәсми сайтта, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылган.
2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә имза салу өчен БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе ачыла, ул 2003 елның 1 ноябрендә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән була. Документ аңа имза салган дәүләтләрне ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел керем алуны җинаятьчел хокук бозу дип игълан итәргә мәҗбүр итә.
БМО генераль сәркатибенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә кую карары хакында игълан итеп, конференциягә 100дән артык илдән килүче вәкилләрне конвенциягә имза салырга өндәде. Ул “илләрнең үсешенә зыян китерүче һәм демократиягә һәм хокукый дәүләт режимына куркыныч белән янаучы” коррупциягә каршы тору өчен халыкара хокукның әһәмиятле коралына әверелергә тиеш.
Россия илләр арасында беренчеләрдән булып конвенциягә имза салды. Форумда чыгыш ясаганда РФ чит эшләр министры урынбасары, Россия делегациясе башлыгы РФ Алексей Мешков ассызыклап узганча, “Россия коррупциягә каршы компромиссыз көрәш алып бара һәм барлык дәүләтләр һәм тиешле халыкара оешмалар белән коррупциягә каршы фронтта конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер”.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе ай саен коррупциягә каршы бюллетень чыгара. Декабрь аендагы коррупциягә каршы бюллетень белән ведомство сайтында, түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
http://gsn.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-byulleten.htm
Calend.ru материаллары нигезендә ТР ДТКИ матбугат хезмәте
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 876 йорттан 831 торак объектында эшләр тәмамланган, шулардан торак инспекциясе 536ын кабул итеп алган. Декабрь башына төзүчеләр бүлеп бирелгән акчаларның 98%ын – 4,636 млрд. сумын үзләштергән.
Күп фатирлы йортларга капремонт объектларында Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе 41 муниципалитетта 3 мең 666 тикшерү уздырган. Шуларның сигезендә 34 техник иминлек кагыйдәсен бозу факты ачыкланган.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада барлык 9 капиталь ремонт программасы да, Газлаштыру фондының дүрт программасы, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылучы программалар да үтәлгән.
Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 21 объектның 19ы файдалануга тапшырылган. Спас районында (Идел елгасы яр буйлары) һәм Казанда (Кабан күле) эшләр дәвам итә.
«Уңайлы мохит» прораммасы кысаларында 46 объект (мәктәпләр, сырхауханәләр, мәдәният учреждениеләре, спорт объектлары һәм башкалар) инвалидларга һәм йөри алулары чикләнгән башка кешеләргә яраклаштырылган.
Муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хисап документациясен тапшыруны озакка сузмаска кушты. «Документларда тәртип булырга тиеш. Объектны төзеп бетерүгә үк, башкарылган эшләрне кабул итеп алу турында актларны тапшырыгыз», - диде ул.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россия күләмендә гражданнар кабул ителә.Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кабул итү эшләре Казан ш., З. Кызыл ур, 15/9 адресы буенча башкарылачак.
Проект документлары экспертизага тиешле капиталь төзелеш объектлары төзелешендә, үзгәртеп корылышында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү, гамәлдә булган законнар нигезендә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе вәкаләтләренә карый.
Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә.
Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 250,4 мең кв. метрлы 472 фатирлы 140 торак йорт гамәлгә кертелгән. Дәүләт торак фонды планы буенча ел ахырына кадәр 227,9 м ең кв. метрлы 955 фатирлы 102 торак йортны гамәлгә кертү көтелә. Алардан 42 объекты сафка кертелгән, 59 - әзерлеге югары дәрәҗәдә, уртача дәрәҗәдәге әзерлегктә - 1 объект.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР хезмәт инспекциясе 2016 ел башыннан 1478 тикшерү үткәргән. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү өчен 18 млн. 216 мең сумга 481 карар чыгарылган.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды арасында имзаланган килешү нигезендә ятим балаларга 311 торак алынган. 204 торак ятим балаларга яллау килешүе буенча бирелгән. Калган 107 торакны 2016 елның 11 декабрь көненә тапшыру карала.
5 һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында гаиләләгә теркәлгән 42 сертификаттан 25 ноябрь көненә 35 сертификат гамәлгә ашырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурычларның берсе - гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру. Торак төзелеше объектларының барысы да ваытыныда тапшырылырга тиеш, диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, хәзерге вакытта киләсе 2017 елда төзелеш программаларын гамәлгә ашыруга әзерләнү мөһим.
Шуннан ТР ДТФ башкарма директоры чыгыш ясады. Ул фондка килгән түләүләр, социаль ипотеканың 2016 елда финанслануы турында хәбәр итте. 2017 елда планнар буенча 526 мең кв метр торакны төзү каралган.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә Яр Чаллы шәһәрендә Раскольников урамы буенча урнашкан “Парус” торак комплексында күпкатлы 96-фатирлы торак йорт төзелеше башлану турында хәбәрнамә алды.
Объектны төзүче булып “ТК Парус НЧ” ҖЧҖ тора, генераль подрядчы – "Евростиль" ҖЧҖ.
ТР ДТКИ Капиталь төзелеш объектларының төзелешен, үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны төзелеш башыннан алып тәмамланганчыга кадәр күзәтәчәк. Төзелеш барышында торак йортның техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе тикшереләчәк. Төзелеш барышында үткәреләчәк тикшерү туры объектның техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), бүтән норматив-хокукый актларның һәм проект документларына, шул исәптән таләпләренә карата энергетика нәтиҗәлелеген һәм таләпләренә карата җиһазланган, капиталь төзелеш объектын исәпкә алу приборлары белән файдаланыла торган энергетика ресурсларын.
Күпкатлы торак йорт, “А” блогы төзелешенә Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитетыннан рөхсәт алынган, проект дәүләти булмаган экспертиза уңай бәяләмәсе алган.
18-катлы йортны төзеп бетергәч, аның гомуми мәйданы 8918,7 квадрат метр тәшкил итәчәк.
ТР ДТК Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан җаваплы инспектор һәм тикшерү программасы формалаштырылган. 24 һәм 25 ноябрь көнне ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясе төзелеш объектында тикшерү уздырачак.