ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.

Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды.

Россиянең Төзелеш министрлыгы норматив базага үзгәрешләр кертте, алар нәтиҗәсендә, “Җәмәгать биналары һәм корылмалары” кагыйдәләр җыелмасыннан файдалану тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль яктан әһәмиятле җәмәгать биналарын проектлау камилләшәчәк. Үзгәрешләр зур шәһәрләрдәге төзелешкә бәйле үзенчәлекләрне исәпкә алып, яңа санитар-гигиена һәм янгынга каршы таләпләрнең норматив базасын гармонияли. Документ мәктәпкәчә тәрбия һәм мәктәп-белем бирү оешмаларына кагыла.

16
август, 2014 ел
шимбә
2014 елның 15 августына республикада 1 млн. 448 мең кв. м. торак сафка кертелгән (еллык биремнең 60,4 %), бу былтыргы дәрәҗәгә карата 104,2 % тәшкил итә.

15
август, 2014 ел
җомга
Инспекциянең рәсми сайтындагы бүлегендә коррупциягә каршы яңа бюллетень урнаштырылды: "Ришвәт һәм ришвәтчелекКүзәтү2 бүлек". 

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың капиталь төзекләндерү программасы буенча Татарстанда быел 159 мәктәп төзекләндереләчәк. Республика буенча уртача чыннан да башкарылган эшләр 93 % тәшкил итәләр, кискен хәлдә булган бер объект та юк, бөтен мәктәпләрдә дә1 сентябрьгә эшләр тәмамлана.
Бүген Яшел Үзәндә “Төзелеш өлкәсе эшчәнлегендә җитештерүдә җәрәхәт алуны киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту: җитештерү һәм социаль куркынычлар” темасына семинар булып узды.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның беренче яртысында Татарстанда 1,2 млн. кв. метр торак тапшырылган, әлеге күрсәткеч буенча регион федерация субъектлары арасында – бишенче, Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора, диде ТР Премьер-министры

Үзенең эше һәм дәүләт граждан хезмәте турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Автоюллар һәм юл буе төзелешен күзәтү буенча территориаль органы җитәкчесе Степанов Артем Юрьевич сөйли.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Инспекциянең рәсми сайтындагы "Юридик ярдәм. Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең норматив-хокукый актлары" бүлегендә 2014 елның 24 июленнән "Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” 75-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы урнаштырылды. 

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
«Соңгы елларда квадрат метрларны файдалануга тапшыру күләме артты: 2012 елда 64,5 млн. кв. метр торак төзелде, 2013 елда  – инде 70,5. Быелның беренче яртыеллыгында 29,5 млн. кв. метр торак тапшырылды. Бу узган елның шушы чорына караганда өчтән бер өлешкә күбрәк», - дип хәбәр итте министр, төп торак күләмен 2014 елның ноябрь-декабрь айларында тапшыруны планлаштырылуын искәртеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International