2014 елның беренче яртысында Татарстан торак тапшыру буенча федерация субъектлары арасында – бишенче һәм ИФОда беренче урында

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында тулаем региональ продукт (ТРП) 746,8 млрд. сум тәшкил итә, үсеш темпы чагыштырмача бәяләрдә  - 101,2%. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата – 100,6%. 
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында ТР Профсоюзлары федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасындагы Килешүне имзалау барышында җиткерде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды
Илдар Халиков
сәүдә өлкәсендә яхшы гына үсеш темплары күзәтелүен (5,5%) билгеләп узды, шул ук вакытта төзелештә подряд эшләре күләменең кимүе (95,9%) күзәтелә, авыл хуҗалыгында  да шул ук хәл (99,4%). 
Шул ук вакытта республикада инвестицияләрне җәлеп итү процессы дәвам итә, җитештерүләрне модернизацияләү бара, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. 2014 елның беренче яртыеллыгында гына да төп капиталга инвестицияләр күләме 78 млрд. сумнан артып киткән, дип хәбәр итте Илдар Халиков. 
2014 елның беренче яртысында Татарстанда 1,2 млн. кв. метр торак тапшырылган, әлеге күрсәткеч буенча регион федерация субъектлары арасында – бишенче, Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора, диде ТР Премьер-министры
Бүген Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен Россия Федерациясе Президентының “май указлары” нигезендә хәлдән килгәннең барысы да эшләнә, диде Илдар Халиков. Әйтик, мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы - 16,8 % ка, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә - 17,3% ка, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә 30,2 % ка арткан.


ТР Президенты матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International