Россиянең Төзелеш министрлыгы социаль әһәмиятле җәмәгатьчелек биналарын проектлау буенча норматив базаны камилләштерә

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Россиянең Төзелеш министрлыгы норматив базага үзгәрешләр кертте, алар нәтиҗәсендә, “Җәмәгать биналары һәм корылмалары” кагыйдәләр җыелмасыннан файдалану тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль яктан әһәмиятле җәмәгать биналарын проектлау камилләшәчәк. Үзгәрешләр зур шәһәрләрдәге төзелешкә бәйле үзенчәлекләрне исәпкә алып, яңа санитар-гигиена һәм янгынга каршы таләпләрнең норматив базасын гармонияли. Документ мәктәпкәчә тәрбия һәм мәктәп-белем бирү оешмаларына кагыла.

“Җәмәгать биналары һәм корылмалары” кагыйдәләр җыелмасына 1 номерлы үзгәрешләр 2014 елның 1 сентябрендә гамәлгә керә һәм проект мәсьәләләренең отышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Документ, нигездә, төзелеш мәйданын киңәйтмичә генә, җир асты катларын 10 метрдан 15 метрга кадәр тирәнәйтү хисабына төзелеш күләмен 30% ка арттырырга ярдәм итә. Мисал өчен, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары биналарында сирәк файдаланыла торган ике музыка һәм физик культура залы урынына мәйданы 75 квадрат метрдан ким булмаган берләштерелгән трансформер залын кулланырга була.

Моннан тыш, үзгәрешләр торак йортларга мәктәп белем бирү оешмаларын, шулай ук тулак торакларны һәм кунакханәләрне “беркетергә” мөмкинлек бирә. Элек бу торак йортларның (2,7 м) һәм социаль әһәмиятле биналарның (3 м) түбә биеклегенә карата таләпләрнең туры килмәве аркасында мөмкин түгел иде. Хәзер тыгыз төзелгән районнардагы бакча җитмәү проблемасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен йортларның түбәнге катларында урнаштыру бәрабәренә хәл ителергә мөмкин. Аерым торучы социаль әһәмиятле биналарга карата элеккеге таләпләр саклана.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International