Яшел Үзәндә хезмәт шартларын яхшырту буенча семинар булды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәндә “Төзелеш өлкәсе эшчәнлегендә җитештерүдә җәрәхәт алуны киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту: җитештерү һәм социаль куркынычлар” темасына семинар булып узды.

Семинарда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, җитәкчеләр, башкарма комитетларның хезмәт сагы буенча җаваплы затлары, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба, Тәтеш, Теләче районнары территорияләрендә үз эшчәнлекләрен башкаручы төзелеш оешмалары һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Төзелеш тармагында хезмәт шартларының җитештерүдә җәрәхәт алуга йогынты ясавы темасына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин чыгыш ясады. Ул һәр эшченең сәламәтлеге әһәмиятле булуын һәм төзелеш өлкәсендә җәрәхәт алуны киметү буенча мөмкин булган барлык чараларның күрелергә тиешлеген билгеләп узды.

Семинарда шулай ук куркынычсыз хезмәт шартлары тудыруның төп таләпләре, транспорт чараларыннан имин файдалану, хезмәт шартларын бәяләүнең төп аспектлары һәм әлеге билге буенча эшчеләргә хезмәт пенсиясен билгеләү тәртибе буенча докладлар ясалды.

 

ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International