ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 30 мартында киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт Төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы катнашуында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы узачак. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

 1. Россия Федерациясе Президенты Указын"Россия Федерациясенең аерым дәүләт, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаручы һәм башка затларга вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтыны китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну  туу турында, Россия Федерациясе Президентының  кайбер актларына кертелгән үзгәрешләр.

2. Татарстан Республикасының  2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру программасын Инспекциядә тормышка ашыру турында хисап.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура  объектларын төзү мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмә узды, анда төзелеш  министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты. Шулай ук  Заказ бирүчесе оешма, "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой" вәкилләре катнашты.

Төзелешне вакытында тәмамлау һәм объектларны куллануга тапшыруны тәэмин итү өчен төзелеш-монтаж эшләрен җитештерү графигы  булдыру һәм үтәү мәсьәләләре, җиһазлар белән комплектацияләү, кимчелекләрне бетерү буенча гарантия йөкләмәләрен үтәү, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү турында фикер алышынды.  

 В настоящее время ОАО «Камгэсэнергострой» и его субподрядными организациями ведется строительство сетей теплоснабжения, газоснабжения, распределительных подстанций РП-10 кВ (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) и кабельных линий 10 кВ к ним, выполняется вертикальная планировка территории. ГУП «Татинвестгражданпроект» продолжает работу по проектированию объектов Программы 2016-2017г.

Хәзерге көндә "Камгэсэнергострой" ААҖ һәм аның субподрядчы оешмалар тарафыннан  җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен, газ белән тәэмин итү, бүлгеч подстанцияләр РП-10 кВ " (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) һәм аларга кабель линияләре төзү эшләре алып барыла.

Язгы чорда ташуга каршы чаралар булдыруга аерым игътибар ителде.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

21 марттаРоссия Министрлыгында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары  Андрей Чибис катнашуында  авария хәлендәге торактан күчерү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру темасына узган утырыш кысаларында әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләшенде.


19
март, 2016 ел
шимбә

18 март көнне Үзәк стадион янында Меңьеллык мәйданында Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кертелүенә багышланган мининг-концерт булды. Кырым һәм Татарстан мәдәни-тарихи, рухи һәм икътисади җепләр белән бәйләнгән.

Үзләренең гражданлык позициясен белдерергә митингка кайбер иҗтимагый патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр килгән иде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.

Татарстан Республикасында 2016 елның 18 мартына 512,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 106% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 832 фатирлы гомуми мәйданы 44,7 мең кв.метрлы 42 йорт файдалануга тапшырылган. Төзелүче объектларның 92се төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 36 объект. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы төгәллек керткәнчә, барлык объектлар да график буенча бара.

 


18
март, 2016 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Канатлы” торак окмплексында урнашкан 20 һәм 21-ктлы, 190-фатирлы 2 йорт (“Б” һәм “В” блоглары) ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Сувар Холдинг Компаниясе", һәм йортта фатирларның гомуми мәйданы – 9,5 мең  квадрат метр.

 


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Бехтерев урамында урнашкан 7 катлы 146-фатирлы җир асты парковкасы булган торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Фирма “Свей”", объектның гомуми мәйданы – 19964 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 14149 квадрат метр.  Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп  төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә иде.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 2 ае эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре республика төзелеш объектларында 444 тикшерү үткәрде, алар нәтиҗәсендә 155 административ хокук бозу ачыкланды (протокол төзелгән. ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе, 2016 елда барлыгы 1012 төзелеш объектында күзәтчелек эше башкара. Барысы 32 торак төзелеше, социаль сфера, юл инфраструктурасы һәм инженерлык корылмалары объектлары  төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

                      ТР ДТКИ матбугат хезмәте


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Казан шәһәре Павлюхин урамында 180-фатирлы офис биналы №5 торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Фон-Ривьера", объектның гомуми мәйданы - 16062 квадрат метр. Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп  төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә, аның төзелеше 2012 елның октябрендә башланган.


12
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелеше дәма ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Күп фатирлы торак йортларны капиатль ремонталуга килгәндә Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда 830 йортны ремонтлау планлаштырылган, финанслау күләме - 4,7 млрд. сум. 

Күп фатирлы йортларда лифт җиһазларын ремонтлау турында ул тулырак хәбәр итте. Агымдагы елда бу эшне үзәкләштереп башкарырга тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов мондый алымны уңай бәяләде. Барлык эшләр дә килештереп эшләнергә тиеш, диде ул, һәм без җиһазларны китерүчеләр җаваплыкларын үз вакытыныда үтәүләрен төгәл белергә тиеш. 

Шуннан Ирек Фәйзуллин 2016 елда мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонтлау турында хәбәр итте итте. Барлыгы 95 мәктәп ремонтланачак, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. 11 март мәгълүматларына караганда эшләр 144 объектта алып барыла - 80 гомуми белем бирү мәктәбе, 15 коррекцион мәктәп һәм 49 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. 

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонтлау, ике балаларны савыктыру лагерен төзү һәм берсен реконтрукцияләү каралган. 11 мартка эшләр барлык объектларда да башланган. 

2016 елда булдырылучы ресурс үзәкләрне (колледжларны) капиталь ремонтлау программасы буенча 8 һөнәри мәгариф оешмасын ремонтлау планлаштырыла. 11 мартка эшләр барлык 7 объектта да башланган. 

Мәгариф объектларында башкарылган эшләр күләме - 55 %. Барлыгы 43 мәгариф учрежениесен капиталь ремонтлау каралган. 

Моннан тыш, 2016 елда 27 яшүсмерләр клубларын, 29 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, 78 муниципаль берәмлек советлары биналарын ремонтлау көтелә. 

"Парклар һәм скверлар" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елда 39 муниципаль берәмлектә 44 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 2016 елда 19 муниципаль районда 21 объектны төзекләндерү каралган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International