Бакунин Михаил Александрович (1814-1876) – анархизм буенча баш теоретик, рус революционеры. Дәүләттәге теләсә кайсы түрә өчен коррупция "мөмкин булган барлык ысуллар ярдәмендә җиңү һәм хакимиятлекне саклау сәләте"нә ия булган идарә итү чарасы, профессиональ сәясәтчеләр кулында әһәмиятле корал дип санаган.
Бартоломей – XIX гасыр башындагы Псков губернаторы, ришвәтче һәм коррупционер. Ришвәт алучы полиция хезмәткәрләренә дан сала.
Кирпичниковның "Российская коррупция" китабыннан. 2004 ел.
"Глобаль ак яка җинаятьчелеге" – халыкара яисә традицион икътисадый коррупциячел җинаятьчелек, дөньяви икътисад системасына үтеп керә һәм халыкара икътисадый, мәдәни һәм бүтән төрле элемтәләрне контрольдә тотылмый торган керемнәр алу максатларында эксплуатацияли.
Ак якалы мафия – сәүдә-икътисад һәм сәясәт мафияләренең симбиозы, кагыйдә буларак, дәүләт тарафыннан санкцияләнгән экспорт-импорт операцияләре тирәсендә барлыкка килә.
Пономаревның "Бизнес-сленг для "новых русских" китабыннан. 1996 ел.
"Ак якалар" – икътисадый һәм хезмәти (коррупциячел) җинаятьләрне кылучы дәүләти һәм муниципаль хезмәт вәкилләре, идарә аппаратындагы урта звено хезмәткәрләре, төбәк предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре.
"Ак җиңсәләр" – дәүләт, коммерциягә карый торган һәм бүтән төрле оешмалардагы аерым бүлекчәләрнең икътисадый һәм хезмәти (коррупциячел) җинаятьләрне кылучы җитәкчелек вәкилләре.
"Тәүрат". Коррупциягә каршы нигезләмәләр:
"Җанны һәлак итү һәм бер гаепсезгә кан кою өчен ришвәт алучы ләгънәт кылынды! Һәм барча халык әйтер: Амин!" ("Второзаконие", 27 бүлек, 25 аять)
"Синең кенәзләрең – канун җинаятьчеләре һәм бур хәбәрчеләре; аларның барысы да бүләк ярата һәм әҗер артыннан куа" ("Исход", 1 бүлек, 23 аять).
"Аларның куллары явызлык кыла белүгә юнәлдерелгән; башлык бүләк таләп итә, һәм хөкемдар ришвәт өчен хөкем кыла, ә зур түрә нәфесе теләгән явыз нәрсәләр хакында әйтә һәм эшне әхлаксызландыра" ("Михей", 7 бүлек, 3 аять).
"Намуссыз зат, гадел хокук юлларын бозу өчен, куеныннан бүләк ала" (Мәсәлләр, 17 бүлек, 23 аять).
Бизнес-коррупция – коммерция оешмаларында хуҗалык итүче субъектның эчке, шушы хуҗалык чикләреннән чыкмый торган коррупциячел тәртип.
Бизнесменнар һәм сәясәтчеләр. "Начар сәясәтчеләрне яхшы бизнесменнар коррумпирлаштыра".
Джозеф Фок, Америка публицисты, XX гасыр.
Рәхмәтлелек. "Минем рәхмәтемнең күләме гакыл чикләрендә чиксез булачак".
Семен Альтов. Ткаченко һәм Горбачевның "Переговоры об откате" китабыннан. 2008 ел.
Байлык һәм хакимият. "Байлыктан хакимияткә барганн юл хакимияттән байлыкка баруга караганда азрак дәрәҗәдә гаепкә ителә".
Тадеуш Котарбиньский, Польша фәлсәфәчесе, XIX гасыр ахыры – XX гасыр урталары.
Байлык һәм намус. "Кайбер кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны безнең кесә җитмәслек бәягә сатып алган, алар бу юлда тынычлыгын, сәламәтлеген, намусын, вөҗданын фида кылган. Бу бик кыйммәт эш; алыш-биреш безгә бары тик югалтулар гына китергән булыр иде".
Жан де Лабрюйер (1645-1696), француз фәлсәфәчесе.
Боков Виктор Федорович (1914-2009), рус шагыйре һәм язучысы, фольклор туплаучы, ришвәтләр турында болай дип яза:
"Ургычлар тирәсендә
Алмыйлар ришвәт!
Чөнки уч төпләрендә сумнар түгел,
Бәлки, сөялдер шәт!
Кем ирек бирер?!
Ришвәтләр алына конторларда,
Акчасы, байлыгы
Хәттин күп булганнардан.
Һәм бернинди ришвәт тә куркыныч түгел!"
Коррупция җинаятенә каршы көрәш – җәмгыятьнең һәм дәүләтнең коррупциячел җинаятьчелекне тотып торуга юнәлдерелгән максатчан, күпдәрәҗәле, системалы эшчәнлеге.
"Туңмайлы мичкә" – чит ил сәясәт белемендә сәясәт коррупциясенең бер формасы, сайлау кампаниясен үткәрү өчен кызыксынган корпорацияләр тарафыннан җирле дәүләт хакимияте органнарына акча яисә башка чаралар бирүдә чагыла.
"Бриллиант якалар" – коррупциячел, икътисадый һәм көчләүгә бәйле булмаган башка төрле, дәүләт идарәсендә, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә үзләренең һөнәри эшчәнлекләренә бәйле җинаятьләрне кылучы дәүләт, сәясәт һәм икътисад элитасы вәкилләре исәбендәге затлар.
Көнкүреш коррупциясе – дәүләт яисә муниципаль хезмәткәр тарафыннан халыкка дәүләт хезмәтләрен күрсәткән өчен "гади кеше үзенең проблемаларын хәл итә алмаган" очракларда акча яисә матди кыйммәтләр таләп итү.
Ю.В.Латов. "Политическая коррупция..." китабыннан. 2008 ел.
Бэкон Френсис (1561-1626), инглиз фәлсәфәчесе: "Күпләр, үзләренең байлыклары хисабыннан бар нәрсәне дә сатып алып була дип уйлап, барыннан элек, үз-үзләрен саттылар".
Сингапурның коррупция очракларын тикшерү бюросы – 1952 елда оештырылган һәм Сингапурда коррупциягә каршы көрәшне гамәлгә ашыручы махсус хокук саклау органы.