Хөкүмәт тарафыннан төзелеш өлкәләрендәге процедураларның алты тулы исемлеге расланды

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан төзелеш өлкәләрендәге (су белән тәэмин итү һәм су бүлү, электр хуҗалыгы, торак өчен билгеләнмәгән капиталь төзелеш, җылы белән тәэмин итү челтәрләре объектларында) процедураларның алты тулы исемлеге расланды. Төзелеш өлкәсендәге административ киртәләрне кыскарту мәсьәләләре хакында инженерлык-техник тәэминат челтәрләрен эксплуатацияләүче төбәкләр һәм оешмалар тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарның үтәлешен мониторинглау буенча Координацияләү советы (штабы) утырышында фикер алыштылар. Утырышны 28 июльдә Россия төзелеш министры Михаил Мень үткәрде.

"Кабул ителгән карарлар төзелеш өлкәсендәге административ киртәләрне кыскартуга, шулай ук төбәкләр эшчәнлегендәге нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелде", - дип ассызыклады министр.

Асылда, су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең линияле объектларын төзү өлкәсендәге процедураларның тулы исемлеге (111 процедура) һәм, линияле объектлардан кала (175 процедураны үз эченә ала), су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларын төзү өлкәсендәге процедураларның тулы исемлеге расланды һәм 2017 елның 16 маеннан үз көченә керде. Исемлекләрне бүлгәләү су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең линияле объектларын төзү өлкәсендәге процедураларның су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең башка объектларын төзү өлкәсендәге процедуралардан нык аерылып торуына бәйле. Асылда, насос станцияләренең һәм чистарту корылмаларының биналарын инженерлык-техник тәэминат челтәрләренең барлык төрләренә дә (газ, җылылык, электр энергиясе) тоташтырырга кирәк, ә су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең линияле объектлары өчен бу таләп ителми.

2017 елның 29 июненнән башлап көчәнеш дәрәҗәсе 35 кВ ким булган электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын төзү өлкәсендәге процедураларның (барлыгы 84 процедураны үз эченә ала) тулы исемлеге гамәлгә керде. Электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына электр тапшыру, трансформатор һәм бүтән подстанцияләрнең линияләре, бүлү пунктлары һәм электр элемтәләрен тәэмин итү һәм электр энергиясен тапшыруны гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән бүтән җайланмалар керә.

2017 елның 30 сентябрендә торак өчен билгеләнмәгән капиталь төзелеш объектларын төзү өлкәсендәге процедураларның (130 процедураны үз эченә ала) тулы исемлеге үз көченә керә.

2017 елның 25 октябрендә җылы белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендәне процедураларның (140 процедурадан тора) тулы исемлеге үз көченә керәчәк. Исемлеккә җир кишәрлегенә хокук бирү һәм территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү, урман кишәрлегенә һәм аның төзелеш максатлары өчен файдаланылуына хокуклар бирү белән бәйле процедуралар керә. Шулай ук инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә объектларны технологик тоташтыру шартнамәләрен төзү, объектны эксплуатациягә кертү өчен рөхсәт бирелү һәм төзелгән объектка хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен кирәкле булган процедуралар да кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International