Татарстанда 1 апрельдән #ЭКОвесна-2017 санитар-экология икеайлыгы башлана. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «Бу вакытта республиканың барлык табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Ике айда республика биләмәләре халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирердәй халәткә китерелгән булырга тиеш»,– дип ассызыклады спикер.
Министр сүзләренә караганда, рөхсәтсез чүплек урыннарын ачыклауга һәм аларны юкка чыгаруга төп басым ясалачак. «Ачыкланган чүплек урыннары буенча мәгълүмат аларны юк итү чараларын күрү өчен муниципаль районнарның башкарма комитетларына оператив рәвештә җибәрелеп торачак, – дип билгеләп үтте ул.– Барлык мәгълүмат рөхсәтсез чүплек урыннарын исәпкә алу буенча бердәм системага кертеләчәк».
Габделганиев сөйләгәнчә, табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү өчен җир, су, һава һәм тимер юл транспорты кулланыла. Үтә алу мөмкинлеге чикләнгән урыннарда квадрокоптерлар һәм пилотсыз очкычлар кулланылачак.
ТР ДТК инспекциясе төзелеш өчен билгеләнгән җирләрнең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш калдыкларын төзелеш мәйданчыкларыннан калдыклар урнаштыру объектларына вакытында чыгаруны нәтиҗәле контрольдә тотуны тәэмин итү максатларында санитар-экология икеайлыгында актив катнашачак.