Сорау: төзүчегә (заказчыга) тикшерү үткәреләчәге хакында хәбәр ителәме?
Җавап: Тикшерү башланыр алдыннан Инспекциянең вазифаи заты, тикшерүне үткәрүгә хәтле 3 көннән дә соңга калмыйча төзүчегә (техник заказчыга) телефон, факсимиль яки электрон элемтә чаралары аша хәбәр итә. Мондый белдерүнамәдә үткәреләчәк тикшерүнең датасы, тикшерү предметы, тикшерү үткәрер өчен кирәкле булган башка белешмәләр күрсәтелә. Белдерүнамә вәкиллек турында тиешле документ нигезендә төзүченең яки техник заказчының вәкиленә тапшырыла.
Төзүченең яки техник заказчының вәкиле белдерүнамәне кулга алудан (имзалаудан) баш тартса, документ факс яисә почта аша заказлы хат итеп җибәрелә.
Инспекция башлыгының (башлык урынбасарларының) яки территориаль орган җитәкчесенең мөһер белән таныкланган әмернамәсенең күчермәсе тикшерүне үткәрергәкимендә өч эш көне кала, имзалатып, Инспекциянең вазифаи заты тарафыннан юридик затның җитәкчесенә, башка вазифаи затына яки вәкаләтле вәкиленә, шәхси эшмәкәргә, аның вәкаләтле вәкиленә берьюлы хезмәт таныклыгын күрсәтеп тапшырыла.
Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. "Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга була. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте