Алабугада яңа халыкара мәктәп ачылды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School халыкара мәктәбе ачылды. Республика өчен яңа уку бинасын тантаналы ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

Alabuga International School  махсуслаштырылган мәктәбе “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Кама сәнәгать узелы территориясендә эшләүче чит ил белгечләре балаларына исәпләнгән. Мәктәпнең нигезенә беренче таш салу тантанасы 2013 елның 1 мартында булган иде, мәктәп “Өч аю” арендалы коттедж поселогы территориясендә урнашкан. Поселок төзүнең заказчысы булып “Алабуга” МИЗ идарәче компаниясе – “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ тора

Мәктәп комплексының объектлары мәктәп һәм аңа терәп төзелгән 4 мең квадрат метр тирәсе мәйданлы, 350 балага исәпләнгән балалар бакчасыннан гыйбарәт.

Бүгенге көндә объектны төзү буенча планлаштырылган этапларның икесе гамәлгә ашырылган, мәктәп 100 баланы сыйдыра ала. Башкарылган этапларның бәясе 200 миллион сум тирәсе.

Мәктәп янәшәсендә кече яшьтәге балалар өчен балалар мәйданчыгы (уен зонасы), зур футбол, баскетбол, волейбол өчен ачык мәйданчык, бассейн, җанатарлар өчен махсус урыннары булган теннис корты, биология һәм ботаника буенча шөгыльләнү өчен мәктәп янында җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары территорияләре корылган.

Яңа мәктәптә балаларны үстерүгә ярдәм итү буенча заманча белем бирү мохите булдырылган. Мәктәптә музыка залы, спорт залы, китапханә, медицина блогы, азык-төлек блогы бар.

Мәктәп директоры Дэвид О'Брайен – Великобритания гражданы, соңгы 10 ел дәвамында ул Мәскәүдәге британ мәктәбендә директор булып эшләгән. Яңа мәктәпнең өч мөгаллиме шулай ук Великобритания гражданнары, берсе Филиппин Республикасыннан. Яңа елдан соң укытучыларның саны 10га җитәчәк, алар өчен мәктәп янәшәсендә аерым йорт төзелә.

Балаларга белем бирү инглиз телендә «British National Curriculum» программасы буенча гамәлгә ашырылачак. Мәктәп директоры Дэвид О'Брайен сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәптә 4 сыйныфта укытуның беренче ике дәрәҗәсендәге – 3 яшьтән 5 яшькә кадәрле һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 60 бала укыячак. Инде гыйнвар аенда 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалардан яңа сыйныфлар туплау планлаштырыла.

Директор сүзләренчә, балаларны бик яшьтән үк укыта башлау яңа мәктәпнең үзенчәлеге булып тора. Дәресләр инглиз телендә алып барылачак, әмма укуның икенче елыннан башлап барлык балалар өчен дә дәресләрнең берсе рус теле булачак.

Бүген ачу тантанасында кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да республикада беренче халыкара мәктәп барлыкка килү белән котлады. «Бу республиканың инвестицион яктан кызыклы булуы өчен бик тә мөһим, - дип ышана Р.Миңнеханов. – Иң мөһиме, биредә мәктәп белән идарә итәрлек, биредә эшләячәк лаеклы команда тупланган».

Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпкә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтеп торырга сүз бирде һәм алга таба Татарстанда шуңа охшаш тагын башка мәктәпләрнең барлыкка киләчәгенә дә өметен белдерде.

Үз чиратында мәктәп директоры Дэвид О'Брайен мондый мәктәпнең барлыкка килүен халыкара аренада республиканы танытуның иң яхшысы булуын әйтте.

Татарстан Президенты яңа мәктәпне карады һәм аның укучылары белән аралашты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Өч аю” коттедж поселогын карады, биредә ул “Кастамону” заводы директоры Али Кылыч янына кунакка керде. Предприятие җитәкчесе поселокта хатыны һәм ике баласы белән яши, алар да яңа мәктәпкә йөриячәкләр. Президент белән аралашуында Али Кылыч әйткәнчә, поселокта чит ил белгечләренең тормышы өчен бик яхшы шартлар тудырылган.


ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International