Россиянең Үзәк федераль округы субъектлары “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу-катнашмау карарын киләсе ике атна эчендә төгәл хәл итеп бетерергә тиеш. Бу хакта 4 сентябрь көнне статс-сәркатип, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник ҮФО программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә әйтеп узды, чара Мәскәүдә үзәк округ төбәкләрендәге профиль ведомстволарның җитәкчеләре катнашында узды.
Россиянең Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, ҮФОдагы 18 субъект арасыннан 12се “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча килешүне имзалаган инде. Үзәк округта программа кысаларында торак тапшыру күләменә бәйле гариза буенча Тула өлкәсе “Яңа Тула” проекты белән лидер булып тора, анда 2017 ел азагына кадәр 530 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла.
Александр Плутник билгеләп үткәнчә, программага керү карарына килү өчен калган төбәкләрнең ике атна вакыты калды. “Безгә төбәкләргә бирелгән дәүләт ярдәме лимитларын килешүне имзалаган төбәкләргә бүлеп бирү өчен, программада кайсы төбәкләрнең катнашачагын, ә кайсыларының катнашмаячагын белү мөһим”, - диде төзелеш министры урынбасары.
Җитәкче сүзләренә караганда, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча теләсә нинди аңлатмаларны төбәкләр “АИЖК” ААҖенә мөрәҗәгать итеп белә ала. “Субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә расларга кирәкле булган барлык охшаш документларны карау юлы белән субъектлар АИЖК ярдәмендә укулар узарга мөмкин”, - дип аңлатты Александр Плутник.
Александр Плутник программада катнашучы төбәкләргә төзүчеләрне сайлап алу процедурасын тизләтергә кирәклеген әйтте.
Исегезгә төшерәбез, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 2017 ел азагына кадәр элегрәк планлаштырылган күчемсез торак милек күләменә өстәмә рәвештә эконом-класслы 25 миллион кв. метр торак төзергә туры киләчәк. Программаны гамәлгә ашыру механизмы төзүчеләргә җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүне күздә тота. Мондый торак аукционнарда фиксацияләнгән: 1 кв. метры өчен базар бәясенең 80% ыннан артмаган, әмма бер квадрат метр өчен 30 мең сумнан кыйммәтрәк булмаган бәядән сатылачак.
Хәзерге вакытта РФнең инде 53 субъекты килешүгә кул куйган һәм программага кергән. Тулаем алганда, игълан ителгән мәгълүматларга караганда, алар 2017 ел азагына кадәр 17 миллион квадрат метрдан артык мәйданда торак төзүне тәэмин итәчәкләр.
Үзәк федераль округта “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә шулай ук “АИЖК” ААҖ генераль директоры Александр Семеняка, РЖС фонды генераль директоры Александр Браверман, “Шәһәрнең икътисад институты” фонды президенты Надежда Косарева катнашты.