Саба районында яңа балалар бакчасы ачылды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 28 август көнне, Саба муниципаль районының Байлар Сабасы авылында тантаналы рәвештә балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, төзүче – “Ак таш” җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

2 369 квадрат метр мәйданлы "Шоколад" балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә урыннар булдыру буенча республика программасы нигезендә төзелгән һәм 120 урынга исәпләнгән. Балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтелеп, чит телләрдән белем биреләчәк. Балаларның акыл һәм музыка сәләтен үстерүгә зур басып ясалачак. Савыктыру гимнастикасы каралган. Бинаны төзү 74 миллион сумга төшкән.

Илдар Халиков һәм башка катнашучылар, Саба районына булган визитлары кысаларында, милли Сабантуй бәйрәмен үткәрү урынында төзелгән стенд атулары комплексы белән танышты. Стенд атулары буенча Россия чемпионы Василий Мосин үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте һәм комплексның өстенлекләре турында сөйләде. Стенд атулары комплексы биредә стенд атулары буенча Россия һәм дөнья чемпионатларын үткәрергә мөмкинлек бирүче җайланмалар белән тәэмин ителгән. Татарстандагы стенд атулары буенча федерация президенты Сергей Демин комплексны төзүдә аңа теләктәшлек күрсәткән һәм ярдәм иткән Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка истәлекле бүләк тапшырды.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International