Татарстан торак төзелешен темпларын арттыра

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Росстат мәгълүматларына караганда, 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының төзелеш базары 3,1% ка арткан. Агымдагы елның беренче алты аенда төбәктә 1 млн 215,5 мең метр торак милек төзелгән. Сүз төрле милекчелек формасындагы оешмалар, шул ук вакытта шәхси төзелешләрдә торгызылган объектлар турында да бара.

Республикада төрле ипотека программаларын гамәлгә ашыру буенча торак, аренда өчен күзалланучы социаль торак төзелә. Социаль арендага планлаштырылган торак ихтыяҗлары өчен 50 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 52 күпфатирлы торак йорт төзелгән. Президент каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә 41,9 мең квадрат метр торак мәйданы булган 11 торак йорт төзелә.


chelny-week.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International