Татарстанга эшлекле визиты барышында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов ”Иннополис” махсус икътисади зонасындагы төзелеш мәйданын карады.
Ул Казаннан 30 чакрымда урнашучы Иннополис инновация шәһәрендәге төзелеп килүче объектларны карады. Күзәтү барышында аңлатмаларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бирде.
Беренче карау объекты булып Попов ис. технопарк булды. Әлеге җидекатлы бина МИЗ территориясендә урнашучы беренче технопарк булачак, ул “Иннополис” махсус икътисади зонасын үстерүнең беренче этабына кертелде, аны 2014 ел азагына тапшырырга планлаштыралар. Объектның бәясе - 2655 млн. сум.
Шулай ук Игорь Шувалов бинаның җиденче катына менде, анда аңа МИЗ үстерү, территорияне төзеп тутыру һәм компанияләрне – “Иннополис” МИЗ потенциаль резидентларын җәлеп итү турында мәгълүмат җиткерелде. Исегезгә төшерәбез, “Иннополис” МИЗ резидентларына технопарклардагы әзер офис биналарын арендаларга, бизнесны алып бару өчен заманча инфраструктурага һәм кирәкле булган сервис хезмәтләренә үтеп керү мөмкин булачак.
Моннан тыш, Игорь Шуваловка федераль статуска ия булган проектның финанс чыганаклары турында хәбәр иттеләр. РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры шулай ук “Иннополис” МИЗдагы социаль инфраструктура үсеше белән дә кызыксынды. Монда балалар бакчасы, мәктәп булачак, “Иннополис”ка эшкә килгән ИТ-белгечләре һәм аларның гаиләләре өчен торак төзеләчәк.
Алга таба Игорь Шувалов Иннополиста төзелеп килүче ИТ-университет биналарын, вузның спорт комплексы бинасын, һәм шулай ук уку-лаборатор корпусны карады
”Иннополис” МИЗда төзелеп килүче объектларны карау биредә торгызыла башлаган торак массивта тәмамланды.
prokazan.ru