"Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерү комплексы" төзелешендә, һава температурасы кинәт түбәнәю сәбәпле, урамда башкарыла торган эшләрнең кайберләре - бетонлаштыру, җир һәм эретеп ябыштыру эшләре туктатылган.
CNCEC чит ил подрядчысы тарафыннан 30.01.2014тән башлап 01.02.2014кә кадәр эшләр туктатылган, 350дән артык эшче Кытай календаре буенча Яңа елны каршылау уңаеннан Кытайга кайткан. Эшчеләрне яңадан җыю 15.02.2014 көтелә.
Россия подрядчылары тарафыннан электр һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын 2014 елның феврале уртасына билгеләнгән беренче тапкыр җибәреп карау сынауларына әзерләү алып барыла. Объектларның "Беренче пуск схемасы" тапшыру титуллары һәм башкарма-техник документацияне әзерләү һәм төзелеш-монтаж эшләре бара. Гыйнвар аенда 238 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. 2014 елның гыйнвары план биремен "Камспецстрой" ҖЧҖ, "НМУ-1" ҖЧҖ, "Сигмастрой" ҖЧҖ, "ТСНХМ" ТМИ ҖЧҖ һәм "Татэлектромонтаж" ААҖ үтәделәр.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте