Биналарны реставрацияләү эшләренә 13 млрд. сум тотылган

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2011-2013 еллар өчен статистика мәгълүматларына караганда, шәһәрнең тарихи үзәгендәне биналарны реставрацияләүгә инвестор һәм милекчеләр 13 млрд. сум керткән. Шәхси инвестицияләр, дәүләтнекеләр белән берлектә, Казанның архитектура һәйкәлләренең халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән,  Санкт-Петербургта мондый эшләрнең хакын 400 млрд. сумга бәяләгәннәр, бу акчаларның яртысы дәүләт муниципалитетыннан бирелгән. 

Ремонтлауда мохтаҗ булган объектлар инде реставрациягә билгеләнгән. Аларның саны 331 берәмлек тәшкил иткән. Үткән ел азагына 287 объект буенча эшләр тәмамланган. Реставрация эшләрен финанслау инвесторлар һәм җирле бюджет хисабына үткәрелгән. Мәсәлән, 2013 елда 200 объектның ремонты Казан мэриясе белән алдан ук килешү нигезендә үткәрелгән. 

Әлеге эшләр ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган. Чиратта торган алдагы объект - "Петцольда" сыра җитештерү заводы бинасы. 


"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International