ТР Яшел үзән районында 120 мең кв.м. торакны куллануга кертү планлаштырыла

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанның Яшел Үзән районында 120 мең квадрат метр торак, шул исәптән - коммерция һәм шәхси торагын куллануга кертү көтелә.

Үткән елны районда 110 мең 65 кв.м. торак кертелгән булган, шул исәптән 8 меңе - "Социаль ипотека" программасы буенча. Бу елны торак кертү күләмен 10 процентка арттырырга план корылган. 

Яшел Үзәннең "Боз сарае" микрорайонында 4 күпфатирлы йорт төзелеше планлаштырылган. Ел азагында шәһәрдә барлыгы 8 фатирлы йорт төзелеп бетәчәк.

“Татар-Информ” МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International