2014 елга Төзелеш министрлыгының төп 26 программасын ашыру планлаштырыла

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Минситрлар кабинетында "Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлләштерү турында" темасына багышланган видеокиңәшмә тәртибендәге брифингта чыгыш ясады.

2014 елда Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 4 миллиард 709 сумга 735 йортны төзекләндерү планлаштырыла. 2014 елда ремонтланырга тиешле мәктәпләр исемлегенә 2,55 миллиард сумлык 159 мәктәп кертелгән. 

"Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү" программасы республиканың 45 муниципаль районында ашырылачак. 

2014 ел барышында "Иннополис" шәһәрендә 13 миллиардлык эшләр башкару көтелә. Шулай ук 2014 елда башка сәнәгать объектлары - "Танеко" ААҖ һәм "Аммоний" ААҖ комплекслары, "Смарт Сити Казань" һәм "Алабуга" МИЗ төзелешләре дәвам итәчәк. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International