2014 елда Чаллыда 141 торак йорт төзекләндереләчәк. Бу максатларга 1,2 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр хакимиятендә булып узган йомгаклау киңәшмәсендә ТКХ тармагын күзәтеп баручы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафаил Кыямов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, 2043 елга кадәр исәпләнгән озак вакытлы килешү нигезендә 1163 торак йортны төзекләндерү планлаштырыла.
Аның сүзләренә караганда, узган елда 166 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Бу эшкә 1,2 млрд сум акча тотылган. Моннан тыш, агымдагы ремонтка 710,2 млн сум акча юнәлтелгән, бу исә, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 13%ка күбрәк. 2012 елда әлеге максатларга 629 млн сум бүлеп бирелгән.
Tatcenter.ru