Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәр хезмәткәренең югары стандартлы профессиональ белемле булуын тели.
Бүген, 19 февраль көнне, Инспекциядәге бүлекләрнең башлыклары һәм территориаль органнардагы консультантлары һәм хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килүләренә карата аттестацияләү уздылар.
Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендәге аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгы урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлеге баш киңәшчесе И.В. Кыямов, юридик бүлек башлыгы Р.З. Фатыйхов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова, Инспекция каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.Ф. Фатыйкова һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренә үткәрелгән аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, Инспекциядәге 15 дәүләт хезмәткәре биләгән вазыйфаларына туры килү бәяләмәсен алды. Моннан тыш, бер хезмәткәр, билгеләнгән тәртиптә, вазыйфада үсү тәртибе буенча дәүләт граждан хезмәтендәге вакант урынны биләүгә карата кадрлар резервына тәкъдим ителде.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте