2013 елда Россиядәге торак төзелеше 5,6%ка арткан

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Дәүләт төзелешенең федераль хезмәте 2013 елда илнең төзелеш тармагындагы эшләрнең статистикасын бастырып чыгарган. Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда Россиядә 69,4 квадрат метр мәйданны колачлаган 912,1 мең фатир файдалануга тапшырылган.  Бу аннан алдагы ел күрсәткечләреннән 5,6%ка күбрәк.

Мәскәү өлкәсендә торакны барысыннан да тизрәк төзиләр. Биредә Россиядәге тулаем торакның 9,9%ы төзелгән. Краснодар крае (5,7%), Мәскәү (4,5%), Төмән өлкәсе (3,9%), Санкт-Петербург (3,7%), Башкортостан Республикасы (3,6%), Татарстан (3,5%), Ростов өлкәсе (3,1%) шулай ук яхшылар исемлегендә. Свердлау, Самара һәм Новосибирск өлкәләрендә Россиядә төзелгән фатирларның гомуми мәйданының 2,5%ы файдалануга тапшырылган. Санап үтелгән Россия төбәкләрендә илдәге барлык торакның яртысы диярлек төзелгән.

Росстатта билгеләр үтүләренчә, 2012 ел белән чагыштырганда, Краснодар һәм Свредлау өлкәләрендә файдалануга тапшырылган торак күләме сизелерлек кимегән. Аларда фатирлар узган елда 9,8% һәм 6,8% ка кимрәк күләмдә тапшырылган.

Россиядәге шәхси төзүчеләр 30,4 миллион квадрат метрлы 224,4 мең торак йорт төзеп тапшырган. Бу, 2012 елга карата, 7,1%ка күбрәк. Уртача алганда, Россия буенча файдалануга тапшырылган торак мәйданнарының 43,8%ы шәхси төзүчеләр өлешенә туры килә. Алтай, Дагстан, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас һәм Чечняда кешеләр күбрәк мөстәкыйль төзи икән. Бу төбәкләрдәге шәхси төзелешләрнең гомуми саны 70,6-98,5% тирәсендә тирбәлә.

 

Оtkstroy.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International