15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгын билгеләп үттеләр

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгы билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көндә, 1989 елда, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Дуслык күперен үтә һәм Әфганстан белән хушлаша. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару иртәрәк – 1988 елның 15 маенда ук башлана.

Әлеге илне ташлап киткән чакта дошманнар совет гаскәрләренә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар. Ул чорда барлыгы 523 совет солдаты үтереп ташлана. Әфганстандагы сугыш 1979 елның 27 декабрендә Амин сараен штрумлап алудан башлана. Дистә елга якын вакыт эчендә Әфганда барлыгы 15 мең тирәсе совет солдаты һәлак була.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең ике хезмәткәре – Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Миргасыймов Илшат Мирзаһит улы һәм Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы консультанты Волков Владимир Трофимович - Әфганстан территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

 

Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International