2014 елда Казанның 178 күпфатирлы торак йортына капиталь ремонт ясалачак

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

2014 елда Казанда 178 күпфатирлы торак йортта капиталь төзекләндерү башкарылачак. Әлеге максатларга 1,38 млрд сум акча тотылачак, аның 4,4 процентын ТКХ өлкәсен үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды юнәлеше буенча бирелүче федераль чаралар, 54,3 процентын республика һәм муниципаль бюджетлар, 41,3 процентын халык акчасы тәшкил итәчәк.

Авиатөзелеш районында 12 күпфатирлы йортны төзекләндерәчәкләр, Совет районында - 53, Яңа Савинда -  35, Вахитов районында - 13, Идел буе районында - 26, Киров районында - 17, Мәскәү районында - 22.

2013 елда һава торышын автомат көйләү төенчекләре 152 йортта урнаштырылган. Агымдагы елда алар тагын 72 йортта пәйда булачак. Барлыгы исә Казанда 1246 торак йорт шундый җайланма белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

 

Tatcenter.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International