2013 елның авария хәлендәге торактан күчерү программасы 51% ка үтәлгән

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

2013 елда авария хәлендәге тораклардан күчерелергә тиешле россиялеләрнең нибары 51%ы гына ТКХ Фондының һәм РФ төбәкләренең уртак программалары кысаларында яңа тораклы булган һәм документларны рәсмиләштерү белән мәшгуль, дип хәбәр итте Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень РФ субъектларында гражданнарны аварияле тораклардан күчерү программаларының үтәлешенә багышланган киңәшмәдә.

Мень билгеләп үткәнчә, 2013 ел планы буенча, ТКХ Фонды тарафыннан программаларга тәгаенләнгән финанслар күләме 54,8 миллиард сум, ә РФ субъектлары тарафыннан өстәмә финанслар күләме 91,8 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш булган.

Аварияле саналган 650,2 мең квадрат метрда яшәүче 42 мең кешене күчерү планлаштырылган. “21,4 кеше күчерелде яки документларны рәсмиләштерү стадиясендә, бу исә якынча 51%”, - дип билгеләп үтте Мень. 2013 елның декабре белән чагыштырганда, хәл яхшырган дип тә өстәде. Ул чорда программа нибары 4% ка гына үтәлгән булган.

Болар белән беррәттән, Мень сүзләренә караганда, бары тик 13 төбәктә, шул исәптән Төмән, Самара, Омск, Белгород,  Смоленск өлкәләрендә, шулай ук Кабарда-Балкар республикасында программа 100 процентка үтәлгән. Ингушетия, Камчатка, Курск өлкәләрен һәм Чукотканы министр проблемалы  дип бәяләде. Ул шулай ук 22 төбәктә аварияле торакта яшәп, яңа торакка мохтаҗ кешеләрнең исемлеге төзелмәгән булуын да искәртте. Ике атна эчендә бу исемлекләрне төгәлләргә кирәк, диде Мень.

Аварияле торактан күчерү буенча 2013 ел программасын май аена кадәр 100 процентка үтәү планлаштырылганлыгын да әйтте министр. Хәзерге вакытта 2012 ел программасы 93 процентка башкарылган. 2010 елдагы иң проблемалы төбәкләр - Бурятия, анда программа 13%ка үтәлгән, шулай ук Карачай-Черкас һәм Мурманск өлкәләре, аларында программага бөтенләй кагылучы да булмаган, дип билгеләде Мень.


РИА-новости

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International