2 ел эчендә Казандагы яше 30дан арткан мәктәпләрнең яртысында капиталь төзекләндерү башкарылган

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Капиталь ремонт программасы буенча, 2012 елдан алып, Казанда яше 30дан артып киткән мәктәпләрнең яртысы яңартылган.

Программаны тормышка ашыра башлаганчы шәһәрдә канәгатьсез торыштагы 130 мәктәп саналган. 2014 елда 25 мәктәп төзекләндереләчәк.

Мисал өчен, Казанның Вахитов районында урнашкан 13 нче мәктәпнең капиталь төзекләндерелешенә 26 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.


Tatcenter.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International